Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көнгә кадәр 1303 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган

17 райондашыбыз коронавирустан вафат булган.

84 кешедә Ковид-19 ачыкланган. 17 райондашыбыз коронавирустан вафат булган. Республиканың төрле шәһәрләрендә үпкә ялкынсынуыннан 290 кеше дәваланган, аларның 237се, савыгып,  өйләренә кайткан. Вируслы үпкә ялкынсынуыннан 43 кеше якты дөнья белән хушлашкан. “Илдә пандемия башланган чордан алып коронавирус һәм үпкә ялкынсынуы 61 кешенең гомерен алып киткән. Бүгенге көндә 7 райондашыбыз коронавирустан шәһәр хастаханәләрендә дәвалана. Амбулатор дәвалауда булучылар саны – 126. 33 райондашыбыз район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана”, – ди табиб-инфекционистның шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев