Бүгенге көндә 55 гаилә фермасы үз эшчәнлеген алып бара
Аларның 20се үсемлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә районда 66 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 55 гаилә фермасы үз эшчәнлеген алып бара. Аларның 20се үсемлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Кошчылык белән – 27, мөгезле эре терлек симертү буенча – 4, бөртекле культуралар җитештерү белән 2 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Сарыкчылык, яшелчәчелеккә өстенлек бирүчеләр дә бар. Соңгы елларда гаилә фермалары һәм яңа эш башлаучы фермерлар программалары буенча барлыгы 80 млн 327 мең сум грант алынды.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев