Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген ярдәм ит!

Районда 1200дән артык ялгыз өлкән кеше яши. Быелгы күп карлы кыш алар өчен зур сынау булды. Өлкәннәргә кар көрәргә мәктәп укучылары ярдәм итте. 195 мәктәп укучысы 68 өлкән кешенең ихатасын кар көртләреннән арындырды. Шулай ук түбәләрне дә кардан чистарттылар.

Онытмагыз: шәфкатьлелек гаиләдән башлана. Тирә-ягыгызга игътибар белән карагыз әле: авылыгызда яшәүче өлкәннәр, күршеләрегез ни хәлдә? Үзегезнең ишегалдын чистарткач, аларга да ярдәм итегез, балалары кайтканын көтеп тормагыз. Өлкәннәргә ярдәм бүген һәм хәзер кирәк. Ихлас елмаю да шәфкатьлелек билгесе. Өлкәннәр безнең игътибарга һәм игелеккә лаек икәнен истән чыгармыйк!

Гөлчәчәк Бухарина,“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Көмеш волонтерлар” клубы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев