Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген торт белән кунакка йөри торган көн

Бүген берьюлы ике датаны билгеләп үтәләр: Халыкара шахмат һәм торт көне. Торт көненең барлыкка килү тарихына килсәк, беренче тапкыр ул 2011 елда билгеләп үтелгән. Бүген "Мин сиңа торт белән кунакка киләм" девизы астында уза икән.

Мөслимлеләр торт ашарга яратмый, дип әйтеп булмый. Социаль челтәр кулланучылары көн дә үзләре пешергән торт фотоларын урнаштыра. Заказга торт пешерүчеләр дә күп бездә.

Быелгы Халыкара торт көне "Мәхәббәт бакчасы" темасы астында уза икән. Бөтендөнья кондитерлары быел шикәрле, кремлы һәм тере чәчәкләр белән бизәлгән тортлар модада дип саный. Хәер, ансы һәркем үзенчә билгели. Гомумән, беренче торт моннан 2 мең ел элек Италиядә пешерелгән. Бүген әлеге баллы ризык һәр мәҗлеснең төп атрибуты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев