Бүген төнлә һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк һәм КАР ЯВАЧАК
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау үзәге республика районнарына һава торышының кинәт начараювы турында хәбәр таратты.
1-2 июнь көннәрендә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә Татарстан районнарында һава температурасы -2 градус күрсәткеченә кадәр төшәргә мөмкин. Бүген кичке 6 сәгатьтән алып иртәгә кичке 6 сәгатькә кадәр секундына 15 метр тизлек белән көчле җил исәчәк. Урыны белән җепшек кар явуы ихтимал. Әйләнә-тирәдәгеләрегезгә карата игътибарлы һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев