Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне билгеләп үтәләр

Кешелек тарихындагы ике хәрби-сәяси коалициядән торган иң зур сугыш алты ел да бер көн дәвам иткән, дип яза "Татар-информ". 2 сентябрь Россиядә сугышчан Дан көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көндә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган. Бу хакта "Россиянең сугышчан дан һәм истәлекле көннәре" турындагы федераль канунда бәян ителә. Чынлыкта,...

Кешелек тарихындагы ике хәрби-сәяси коалициядән торган иң зур сугыш алты ел да бер көн дәвам иткән, дип яза "Татар-информ". 2 сентябрь Россиядә сугышчан Дан көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көндә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган. Бу хакта "Россиянең сугышчан дан һәм истәлекле көннәре" турындагы федераль канунда бәян ителә. Чынлыкта, әлеге бәйрәм, Американың "Миссури"линкоры бортында Япония капитуляция турындагы актка куй куелгач, 1945 елның 3 сентябрендә оештырылган. Әмма озак еллар дәвамында календарьның истәлекле көннәрендә бу көн билгеләнмичә килгән. Кешелек тарихындагы ике хәрби-сәяси коалициядән торган иң зур сугыш алты ел да бер көн дәвам иткән. Икенче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүм итүе белән башлана. 1945 елның 2 сентябрь көнендә тәмам була. Ул өч континентның 40 илен, шулай ук Атлантик, Тын, Һиндстан һәм Төньяк Боз океаннарын колачлаган. Сугышка 61 дәүләт һәм 1,7 миллиардтан артык кеше җәлеп ителгән. Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясенең СССР иленә һөҗүме белән башланган. 1945 елның 8 маенда Берлинда фашистларның җинелүе турында актка кул куелган, ә Җиңү көне дип 9 майда игълан ителгән. Истәлекле 2 сентябрь үзенә күрә икенче Җиңү көне булып тора. Әлеге көн күп дәүләтләрдә, шул исәптән хәзер Россиядә дә билгеләп үтелә. Бу көнне истәлекле һәм тантаналы чаралар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев