Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 62 очрагы теркәлгән

Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

1941 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале базасында авыр дәрәҗәдәге хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы госпитальгә озатыла. Халәте йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә начарлана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда бүген 27 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).

Татарстан буенча: Казанда – 16, Нурлат районында - 4, Спас районында – 3, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында  берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 2 сентябрьгә Татарстанда 6563 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы 5393 кеше дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев