Синең улларың, Мөслим! Риваль Нуриев
Кыш. Барлык җиһанны аклыкка, пакьлеккә күмеп ак кар ява. Нинди илаһи ямь бу аклыкта, нинди матурлык, чисталык. Күпме анда сихри көч! Ниндидер ачылмаган уй, фикер, халәт... Аның аклыгы күзләрне камаштыра, чисталыгы күңелне сөендерә. Рәссам кыш та белә шул ул - безнең җаныбызга ни җитмәгәнен, күңелебез, күзебез нидән сөенгәнен.
Әнә бит бер тамырдан, бер төптән үсеп чыккан каен кызларын гына алыйк. Бит, керфекләрен ак бәс сарган, иңнәренә салган авыр толымнары да ап-ак кына, бил тиңентен карга чумсалар да кышкы кояш нурларында иркәләнеп, изрәп ак төш күрәләрдер сыман.
-Их, тормышта да шулай барың бергә, бер гаилә булып, ак хисләр, ак хыяллар, ап-ак гамәлләр белән генә яшәсәң иде икән, ишең янында куш булып, бөреләргә суык тидермичә генә. Әмма нишлисең, табигатькә каршы барып булмый, йөзьяшәр имәннәр дә шартлап сына, яши-яши кешенең дә сәламәтлеге какшый, картайган саен кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ була башлый, таяныч эзли, аралашу көтә, һич югы бер җылы сүз әйтеп күңелләрен җылытырлык иптәш кирәклеген аңлый башлый. Тормышның кадерен дә менә шул сәламәтлеге какшагач кына белә башлый да инде ул. Хастаханәдә ятсам терелмәм микән, санаториягә барып дәвалансам хәлләнмәм микән, дигән уйлар борчый башлый адәм баласын. Ярый ла сине барган бер җиреңдә җылы кабул итсәләр...
Ә кар ява да ява. Мин тәрәзә буенда тыныч кына кар яуганын күзәтеп басып торам. Ә уйларым моннан бик еракта, менә шушы ак кар төсле ак күңелле, игътибарлы, ихтирамлы табиб һәм шәфкать туташлары эшләгән Бөгелмә шәһәрендәге "Вита" санаториясе тирәсендә. Кайчан гына әле шунда барып 18 көн буе ял һәм сәламәтләнү курслары алып кайткан идем. Онытылмаслык мизгелләр, яңа танышлар, ял кичәләре, экскурсияләр һәм иң мөһиме - дәвалану курслары. Дәвалану өчен монда кайдан гына, Татарстанның бөтен почмагыннан да килгәннәр, дисәң дә була инде. Авыруларның төренә карап этажларга урнаштыру, мөмкинчелегенә карап дәвалау төрләре билгеләү - барысы да бар. Ә иң мөһиме - андагы җылы атмосфера, ягымлы караш, игътибар. Тикмәгә генә бит халык: ягымлы сүз, җылы караш - бар нәрсәдән шифа, көчле дару димәгән. Шифаханәнең баш табибы Риваль әфәнде Нуриев үзе Мөслим районы Мухан авылыннан. Тормыш иптәше Лилия ханым белән инде күп еллар шушы "Вита" шифаханәсендә тырышып хезмәт куялар. Үз эшләрен яратып башкаручы яшь коллектив туплаганнар. Биредә эшләүче һәр хезмәткәр, һәр шәфкать туташы билгеле бер сәгатьләрдә генә эшләп өйгә китүне күптән оныткан инде. Алар өчен иң мөһиме - авыруларны сихәтләндерү.
-Шуның өчен бөтен көчебезне куябыз, һәрдаим камиллеккә омтылабыз, төп эш принцибыбыз да кешеләргә ярдәм итү, авыртуларын әз генә булса да җиңеләйтү бит ,-ди Риваль әфәнде үзе дә.
Шул сүзләрне ишетүгә үк нинди яхшы кешеләр бар бит, дип куясың.
Кешенең холкы кайда туып үсүе, нинди гаиләдә тәрбия алуына, кемнәр белән аралашуына да бәйледер, минемчә.
Туган авыл, туган йорт, газиз әти-әнкәй! Нинди ягымлы сүзләр! Туган авылыңның чиста һаваларын иснәп, челтәр чишмә суларын эчеп, хәтфә үлән үскән болын кырларында аунап үс тә яхшы да булма инде. Яхшылык - ул бит инде безнең каныбызга сеңгән, иман нуры белән җаныбызга иңгән, әнкәебезнең бишек җыры, күкрәк сөте аша йөрәгебезнең иң түренә кереп оя корган.
Без бу дөньяга килгәнбез икән инде - бу исә һич тә юкка түгел, юкка түгелдер, һәр мизгелнең, минутның кадерен белеп, яшәвебез хакына көчебездән килгәнчә тырышып, җәмгыятькә файдалы буын үстерергә, тормыш дигән олы диңгездә тирән эз калдырырга тиешбез.
Үзеңнән соң да менә шундый ак кар төсле чиста күңелле, олы йөрәкле, акыллы,олыны олы, кечене кече итә белә торган уллар, кызлар калдыру - минемчә бәхетләрнең иң югары дәрәҗәседер. Бу килештән Риваль әфәнде, әлбәттә, әти-әнисенә рәхмәтле. Алар биргән тәрбия, алардан алган тормыш тәҗрибәсенә тигезләнеп яши ул. Гомере буе кеше сәламәтлеге сагында эшләгән, алны-ялны белми, яңгыр дими, кар дими өч авылның баткак юллары аша күпме авыруларны район больницаларына озаткан, күпме хатын-кызларга ана булу бәхетен татыткан әнисе - Ирина ханым аның медицинада беренче укытучысы да булмады микән әле. Ирина ханым инде хәзер күптән безнең арабызда булмаса да, аның эшен дәвам иттерүче ике табиб улы булу - үзе горурлык түгелмени. Әтиләре Әнвәр абый әле исән, кайчандыр гөр килеп торган, Ирина апа да исән вакытта нигезләрен ташлап китәсе килмәгәнлектән, шунда Мухан авылында тыныч кына яшәп ята. Уллары, кызы, оныклары кайтуына капка төпләрен көрәп, чәйләр куеп көтеп тора. Әле озын, озак еллар шулай сәламәт булып, тәрәзләрдә утын сүндермичә, һәр туачак таңга сөенеп яшәсен ул.
Ә инде рәхмәтләремнең иң олысын, әлбәттә, безгә рәхәт һәм күңелле яллар, сызлаган аяк-кулларыбызга әз генә булса да шифа булсынга- бар тырышлыгын куйган,нинди генә дәвалау чаралары белән булса да ярдәм итәргә тырышкан табиб Риваль әфәнде нуриевка, ул җитәкләгән "Вита" санаториясенең һәр табибына, һәр шәфкать туташына, һәр хезмәткәренә.Аларныд һәрбарчасына саулык-сәламәтлек, зур уңышлар, ак карлардай ак бәхетләр телим. Кылган изгелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтсын. Амин.
Рәсимә Зарипова.
Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев