Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр булдыра!

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дуслыгы елы кысаларында узган “Милли мультFest” балалар кинематографиясе республика фестиваленең финалы үтте.

Метрәй башлангыч мәктәбенең “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” кыска метражлы фильмы, “Былтыр маҗаралары”, “Чуар тавык” мультфильмнары һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Абыем” кыска метражлы фильмы бәйгенең финалына узган иде.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бүләкләү тантанасында Метрәй башлангыч мәктәбе “Иң актив катнашучы мәктәп” номинациясендә җиңүче дип табылды. Ике кыска метражлы фильм авторлары Айгиз Әхмәтов, Райнур Шыгаепов, Шамил Газетдинов – “Социаль теманы яктырткан өчен” номинациясендә, “Былтыр маҗаралары” мультфильмы авторы Рүзәл Шәрифуллин “Иң яшь катнашучы” номинациясендә бүләкләнделәр. Әлеге фильмнарны төшергән балалар, “Байтик” лагеренда ял итеп, танылган режиссерлар үткәргән мастер-классларда катнашып, тәҗрибә туплап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев