Безнекеләр – беренче
Татарстан беренчелегендә яшь волейболчыларыбыз зур уңышка иреште.
2005-2006 елгы егетләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге үтте. Ярышлар 1-4 апрель көннәрендә Минзәлә шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбендә узды. Анда республика районнарыннан 15 команда катнашты. Мөслим волейболчылары, матур уен күрсәтеп, беренче урынга чыкты. Икенче-өченче урыннарда – Алексеевск һәм Әтнә районнары командалары. Безнең спортчыларның тренерлары – Илдар Мадьяров, Илназ Кашапов һәм Шамил Мадьяров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев