Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең Ильнарабыз

Әмәкәйлеләр, җирлек башлыгын хөрмәт итеп, шулай дәшә. Илнара Шакирьянова башлык булып әллә ни озак эшләмәсә дә, гомеренең күп еллары Әмәкәй белән бәйле.

Ул озак еллар авыл балалар бакчасында эшләде, аны җитәкләде. Шуңадырмы, җаваплы вазыйфада да үзен оста оештыручы итеп танытты.

– Безнең Әмәкәй һәм Иске Әлмәт халкы бик бердәм һәм тупланган. Нинди генә эш башласак та, авылдашларыма таянам. Ике арада аңлашу булмаса, эш оештыру җиңел бул-мас иде. Мәдәни чара булсынмы ул, спорт ярышымы, чисталык өмәләреме – күпчелек аңлап кабул итә һәм бергәләп эшләгәч, ма-тур нәтиҗәләргә ирешәбез, – ди Илнара ханым. Әйе, матур нәтиҗәләре бар әмәкәйлеләрнең. Быел кышкы спартакиада уеннарында авыл җирлекләре арасында икенче урынны яулап, суперфинал-га кадәр барып җиттеләр һәм лаеклы дүртенче урынны алдылар. Илнара Шакирьянова үзе спартакиадада иң оста волейболчы булып танылды. Яңа елга авылны әзерләү буенча шәхси ихаталарны бизәүдә дә әмәкәйлеләргә тиңнәр булмады. Үзешчәннәрнең район конкурсында исә өченче урынны яуладылар. Мәгариф ветераны, ак-тив хәбәрчебез Виктория Газетдинова аның хакында түбәндәгеләрне әйтте:

– Илнара кеше белән матур итеп сөйләшә белә. Нинди эш оештырса да, башлап йөри. Ирләрчә нык характерлы. Алар гаиләләре белән спорт ярата. Төп йортта каенанасы белән озак еллар ма-тур гомер кичерәләр. Туганнар хакын хаклап яшәүче чын татар хатын-кызы да ул. Илнара бу вазыйфада әле озак еллар хезмәт ит-сен, аңа уңышлар гына юл-даш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев