Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең доктор

Авылыбыз фельдшеры Альберт Тимашевны барысы да, яратып, “безнең доктор” дип йөртә. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 1987 елда Мари Бүләр фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайта ул. Бер елдан соң яшь белгеч туган авылы Яңа Усыда эшли башлый.

Шул чордан башлап, ул авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. Альберт Николаевич – бик тә игътибарлы, җаваплы һәм пунктуаль. Аның өчен бәйрәм дә, ял көннәре дә юк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышына карамыйча, авыру янына ашыга. Минемчә, бу хезмәттә башкача ярамый да. Тормышлары белән фельдшерга бурычлы кешеләр аңа аеруча рәхмәтле. Һәм андыйлар шактый. Альберт Николаевичны авылдашлары гына түгел, хезмәттәшләре, танышлары һәм дуслары да хөрмәт итә. Ул куйган диагнозлар табиблар тарафыннан да раслана. 2011 елда Альберт Тимашев “Ак чәчәкләр” республика конкурсының “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүче булды. Без, авылдашлары, аның җиңүе белән горурланабыз. Әмма аның ярдәмен алган кешеләрнең хөрмәте һәм ышанычы бернинди бүләкне дә алыштырмый. Авылдагы медицина хезмәткәренә киң профильле белгеч булырга кирәк. Ул җәрәхәт-имгәнүләрне дә, салкын тиюне дә дәвалый белергә, прививкалар ясарга, хәтта психолог та булырга тиеш. Безнең фельдшер – игътибарлы, игелекле, ярдәмчел кеше. Авылдашлары моны яхшы белә. Алар фельдшер янына дәва алу өчен генә түгел, киңәш сорап та килә. Һәр пациентка якын килү юлын белә ул. Яхшы психолог буларак, Альберт Николаевич кешеләрне тыңлый, төрле хәлләрдә яхшы киңәш бирә, тынычландыра, үз-үзеңдә ышаныч уята белә, билгеләнгән дәваның дөрес һәм кирәк булуында инандыра ала. Альберт Николаевич – безнең күрше. Аның хуҗалыгында да һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Тормыш иптәше Ирина белән алар өч кыз тәрбияләп үстерде. Бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Хатыны һәм балалары Альберт Николаевичка һәрнәрсәдә ярдәм итә. Аның хезмәт уңышларында гаиләсенең дә өлеше әйтеп бетергесез зур.

Регина СМЕЛОВА, Яңа Усы төп мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев