Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә сәнгать дөньясы да ят түгел

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернатында да рәсем сәнгатенә битараф булмаганнар, карандаш һәм пумала белән дус кешеләр бар

Рәсем соючелэр 19нчы гасырның иң абруйлы рәссамнарыннан берсе И.Е. Репинның 180 еллыгын билгеләп үтте. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернатында да рәсем сәнгатенә битараф булмаганнар, карандаш һәм пумала белән дус кешеләр бар. Бөек рэссамны искэ алган көннэрдэ без очрашуга җирле рәссам К.Н. Ивановны чакырырга булдык һәм мастер класс үткәрүен сорадык. Очрашу бик матур узды. Кузьма Николаевич соклангыч кеше. Озак еллар ул Мөслимлеләрне үз эшләре белән сөендерде: портретлар, лозунглар язды, җирле театрларга декорацияләр эшләде. Төрле конкурсларда катнашты. Ул спортчы да, музыкант та, ләкин беренче урында һәрвакыт рэсем ясау булды. Медиклар әйтуе буенча, карандаш, пумала белән эшләү яңа нейрон бәйләнешләр барлыкка килүне стимуллаштыра, шуның аркасында баш миенең эше яхшыра. Иҗади процесс вакытында кәеф яхшыра. Даими рәвештә шөгыльләнсәң, уңай фикерләү гадәткә әвереләчәк, тормышның якты якларын күрә белү формалашачак. Кеше үзенен көченә, сәләтенә торган саен ныгырак ышана, үз-үзенә биргән бәя дә югарырак була бара. Очрашуда катнашучы өлкәннәр дә әлеге шөгыльне яхшыга юрап, кулларына каләм алдылар. Кузьма Николаевич ярдәме белән һәркем үз сәләтен эшкә җикте. Алар эшеннән күргәзмә оештыра алмасак та, һәркемнең үз шедеврына ничек шатланганын күрдек. Кузьма Николаевич чын рәсемнең ничек тууын күрергә мөмкинлек бирде. Ул мольбертта берничә пейзаж һәм хайван рәсеме ясап күрсәтте. Хобби кешегә ләззәт, уңай хис-кичерешләр алу өчен кирәк. Чарада катнашучылар нәкъ шундый хисләр кичергәндер, дип уйлыйбыз.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев