Бездә яңа бәйге: "Әби, бабайлы - бәхетле!"
Көзнең алтын төсләргә күмелгән ямьле октябрь аенда, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез. Өлкәннәр декадасы башлану белән һәркем әби-бабасына аеруча зур игътибар, хөрмәт күрсәтә. Мөслим матбугат үзәге сезнең әби-бабайларыгыз белән танышырга булды. "Әби, бабайлы - бәхетле!" дип исемләнгән яңа фотоконкурска без сезнең иң яраткан кешеләрегез - дәү әниегез һәм дәү әтиегез...
Бәйгегә старт 25 сентябрь көнне бирелде. Фотоларны без 1 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Октябрьнең беренче көненнән тавыш бирү старт алачак. Фотоларны Матбугат үзәгенең электрон почтасына (muslimau@rambler.ru) я ВКонтакте социаль челтәрдәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә юллагыз.
Гадел конкурсантлар арасында иң күп тавыш җыйган кеше төп приз - спонсорыбыз Энҗе Салихованың сертификатына лаек булачак. Әби-бабайларга да Матбугат үзәге махсус бүләк әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев