Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– Быел март аенда больницага барып күрендем. Терапевт Илназ Шәмсетдинов бик игътибар белән карады. Терапия бүлегенә ятар­га кушты. Мине анда бик яхшы кабул иттеләр.

Мөҗәһидан Мортазин,

Исәнсеф ветераннар советы рәисе:

– Быел март аенда больницага барып күрендем. Терапевт Илназ Шәмсетдинов бик игътибар белән карады. Терапия бүлегенә ятар­га кушты. Мине анда бик яхшы кабул иттеләр. Кайбер кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлап торсаң, бик гаҗәпкә каласың. “Хәзер безне карамыйлар. Ничә яшьтә дип кенә сорады­лар да кайтарып җибәрделәр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Алай түгел. Бик игъти­бар белән карыйлар, зарланырлык түгел. Кур­кып ятмагыз, больницага барыгыз. Район үзәк хастаханәсенең барлык табибларына, шәфкать туташларына, санитаркаларына авыр, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар телим. Шулай ук авылыбыз фельдшеры Фәридә Мансуровага да зур рәхмәтләремне һәм изге теләкләремне газета аша юллыйм. Һәрбарчагызга тазалык, гаилә бәхете, армый-талмый эшләвегезне теләп калам.

Динара Сәлахова,

Мөслим:

– Сөенечемне уртаклашыйм әле: газетага языл­дым! Газетага дигәч тә, журналлар да алдырам мин. “Авыл утлары”, “Сөембикә”, “Казан утлары”на альтер­натив подписканы сайладым. Альтернатив подписка очсызрак, ярты бәясе генә. Экономияләнгән суммага тагын берничә газета-журналга язылып була. “Шәһри Казан”, “Ирек мәйданы”, “Республика Татарстан” по­чта аша килә. Моннан тыш газета-журналларны сатып та алам. Газета-журнал килгән (алган) көнне миннән дә бәхетле кеше юк! Андый көнне өйгә кайтуны дул­кынланып көтәм, чөнки газета-журналларның яңа санын укыйсы бар! Кайчак укып өлгереп булмый. Тик мин генә түгел бит, вакытлы матбугатны өйдәгеләр дә укый. Башкалар да сөенә, дигән сүз. Журналистлар да сөенәдер. Туган телемне саклауга үз өлешемне кертәм дип, горурланырга да сәбәп бу. Социаль челтәрләр дә, телевизор да вакытлы матбугатны алыштыра алмый. Китап, газета уку сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырырга ярдәм итә, белем өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев