Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Безнең балалар бакчасында “Юлда сизгер бул!” акциясе узды.

Аның максаты – җәяүлеләрнең киемнәрендә һәм рюкзакларында яктылык кайтаручы элементлар булдырырга өндәү. Бу чарада балалар бик теләп катнашты. Куркынычсызлык “маячоклары”н бакчага йөрүче һәрбер сабый куллана дияр идем. Акцияне “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова үткәрде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында һәм юлдагы иминлеккә багышланган шигырьләр сөйләделәр. 
Чара барышында “Күренеп тор!” фотоконкурсы җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы да үтте. Барлык катнашучыларга да яктылык кайтаручы элементлар һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча буклетлар тапшырылды. Мондый акцияләр балалар өчен бик файдалы.
Индира Хисамиева, Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев