Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– Быел кайда да кар күп яуды. Ишегалларын көрәп, капка төпләренә сукмак ача-ача хәлдән тайдык. Авылыбызда урам юлларын чистарту Баланлы авыл җирлеге җаваплылыгында. Бу яклап бездә бар да тәртиптә.

Фәхразый Нәүшиев, 
Шуганка авылы ветераннар советы рәисе:
– Быел кайда да кар күп яуды. Ишегалларын көрәп, капка төпләренә сукмак ача-ача хәлдән тайдык. Авылыбызда урам юлларын чистарту Баланлы авыл җирлеге җаваплылыгында. Бу яклап бездә бар да тәртиптә. Урамнар системалы рәвештә кардан арындырылып, киң итеп ачылып тора. Баланлы авылы урамнары да һәрвакыт чистартылган. Бу хезмәтне башкаручы Илфат Исламовка җирлек халкы исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. 
Елның башка фасылларында да юлларыбыз караулы. Авыл җирлеге урамнарны тигезләтү өчен грейдер чакырта.
Гөлсинә Шәйхуллина, 
Үрәзмәт:
– Ни дисәң дә, авылда халык бердәм. Кемгә дә булса авырлык килгәндә элек-электән олылар белән бергә яшьләр дә башлап йөри. Үзебезгә дә шушы бердәмлекнең шаһитлары булырга туры килде.
Күптән түгел, ихатабызда янгын чыгып, гаражыбыз һәм җиңел машинабыз янды. Иң беренче булып, янгын сүндерү машинасы белән Дәниф Шакиров килеп җитте. “Ярый әле ул булган. Югыйсә, ут башка корылмаларга күчкән булыр иде”, – диде соңыннан белгечләр. 
Авыл халкы да күп җыелды ярдәмгә. Иске Карамалыдагы янгын сүндерүчеләр дә озак көттермәде, мөслимнекеләр дә килеп җитте. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә Аллаһының мең рәхмәте барып ирешсен, беркемгә дә мондый бәла-каза килмәсен.
Ләйсән Андреева, 
Мөслим:
– Моннан берничә ел элек, улыбыз авырып киткәч, бик озак хастаханәләрдә дәваланырга туры килде. Өмет канатларыбыз сынганда, яхшы сүзләре белән көч бирүчеләр дә, ярдәм кулы сузучылар да күп булды. Игелек кылучылардан “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов һәм аның җәмәгате Кадрия ханым турында аерым язасым килә. Алар ел саен Яңа елга аяк баскандаа, акчалата ярдәм күрсәтеп, улыбызны һәм безне сөендерәләр. Кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, эшләре гел уң булсын!
Шөкер, сәламәтлегебез алга таба. Шулай да, Казан табибларына даими күренеп, дәвалар алып торабыз.
Гөлназ Ханнанова, 
Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре:
– Безнең җирлектә лаеклы ялдагы хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Юбилейларын билгеләп үтүче абый-апаларны авыл клубына чакырып, матур чара үткәрәбез. Быел юбилярларыбыз 25 булып, аларның 11е тантанага килә алды. Аларны аерым-аерым сәхнәгә чакырып, тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырабыз. Җирлек башлыгы, авылдашлары һәм балалары котлауларын, изге теләкләрен җиткерә. Авыл үзешчәннәре концерт номерларын бүләк итә. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.
Җирлекнең ветераннар советы һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырган мондый бәйрәм быел дүртенче тапкыр үтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев