“Бездә халык – бердәм!”
Баланлы авыл җирлеге Баланлы, Шуганка, Чия Түбә авылларын үз эченә ала.
Баланлының тарихына күз салсак, бирегә иң беренче булып Мәкәр исемле керәшен килеп утырган. Авылда шул исемдәге кое да бар хәтта! “Керәшен авылы булмасын” дип, Тат.Шуган авылыннан берничә гаилә күченеп килгән дә, Мәкәрне куып җибәргән. Авылның “Баланлы” дип аталуы юктан түгел. Биредә күп булып балан агачлары үскән. Халыкның җирлеккә балан куакларын төпләп урнашулары да билгеле.
Бүген җирлектә 630 кеше гомер кичерә. Башка бик күп авыллардагы кебек, авыл халкының күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә.
– Яшьләр хәзер авылда калуны кулай санамый. Югыйсә, “яшим” дигән кешегә авылда да эш урыннары юк түгел. Шуганка почта бүлекчәсенә җитәкче һәм шушы авылның фельдшер- акушерлык пунктына фельдшер кирәк. Баланлы фельдшеры Ландыш Гайсина бөтен авылларга да җитешә алмый, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.
Баланлы авыл җирлегендә үзара салымны һәр кешедән 700 сум җыйганнар. Быел да шушы күләмдә җыярга булганнар. Җыелган акчага Шуганкада элек мәктәп булып хезмәт иткән бинаның керү өлешенә ремонт ясалган. Мәктәп эшләми.
Бу бина балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына җыйган.
– Җирлегебездә яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Нинди генә чара булмасын, авыл халкы дәррәү кубып эшләргә ярата. Яңалыкларны җиткерергә ватсап-төркемебез бар. Социаль челтәрләрдә “Баланлы баланнары” дигән төркем эшли. Зиратта өмә үткәргәндә дә, бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырганда да без бергә. Руслар әйтмеши, “за любой кипиш”! Җирлек башлыгының актив, дәртле һәм тиктормас булуы безгә дә күчкәндер, күрәсең. Шунысы сөенечле – Яшьләр урамында 900 метр арада юлга гравий түшәлде, урамдагы күпергә ремонт башкарылды, – ди Баланлы клубы мөдире Фәния Хафизова.
Үзара салым хисабына Шуганка авылының су башнясы өчен кирәкле материаллар сатып алганнар, аның территориясенә яңа электр үткәргечләре сузганнар. Элек эшләгән су башнясына бүген ремонт таләп ителә.
– Алдагы җәйдә башня тулы куәтенә эшли башлар һәм җәен халык суга тилмермәс, дип уйлыйбыз, – ди җирлек башлыгы Илүсә Исламова. – Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән килешү нигезендә 14 яше тулган балалар белән территорияне төзекләндерү эшләре алып бардык. Дүрт яшүсмер әлеге программа нигезендә акча эшли алды.
Баланлы халкына төп мәктәп, балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә хезмәт күрсәтә. Гаилә фермалары да үсеш алган. Рәзинә Габидуллина, Рөстәм Йосыповның гаилә фермаларында бүген күпләп мөгезле эре терлек – савым сыерлары, бозаулар тәрбияләнә. Тәслимә белән Хәмит Гыйзетдиновлар, күпләп сыер асраулары өстенә, Баланлыда үз кибетләрен дә тоталар. Халык көнкүреш товарларына һәм азык-төлеккә кытлык кичерми.
– Җирлектә өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирелә. Илүсә Исламова өлкәннәр д е к а д а сы уң а е н н а н Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган авылы Әнәккә экскурсия оештырды. Теләге булган һәркемгә сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырылды. “Бабайда кунакта” музеен карап, күңелле ял итеп кайттык. Узган ел авыл җирлеге башлыгы Чатыр Тауга алып барган иде. Ел саен оештырылучы сәяхәтләрдән яшәреп кайтабыз, – ди, сөенеп, Шуганка авылында яшәүче Ришат Шәгалиев.
Җирлек халкы тырыш хезмәт белән көн күрүне яшәү рәвеше итеп сайлаган. Һәр йортта уңган апа-абыйлар яши. Чигү һәм тегү осталары, кош-корт асраучылар аз түгел. Шуңадыр төрле чаралар биредә зур оешканлык белән, матур үтә.
Шуганка авылында яшәүче Рифкать Юнысов – күпләп мал асраучыларның берсе. Ул авыл халкыннан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Рамил Әюпов крестьян-фермер хуҗалыгының Чия Түбә һәм Баланлы авылларында зур мәйданда җир биләмәләре бар. Хуҗалыкта үстерелгән икмәк культураларын нигездә җирле фермерлар сатып ала. Урып-җыю сезонында хуҗалык авылның унлап кешесен эш белән тәэмин итә.
Җирлектә ел башыннан ике сабый туган. Бер егет хәрби хезмәттән кайткан, берәү армиягә киткән.
– Бе з то р мыш - көнкүрешебездән канәгать. Авылыбыз яшәсен! Җирлегебез матурлыгын саклауга һәрберебез җаваплы карасын, халык киләчәктә дә бүгенгедәй тату, бердәм булсын иде! – ди Гөлүсә Гәрәева.
Лилия Шәймиева.
Фото – Баланлы авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев