Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без бергә!

Берничә ел элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Без бергә” дип аталучы милли балалар халык иҗаты фестивале уздырыла башлады.

Фестивальнең максаты купкырлы: балаларның халык иҗаты өлкәсендә сәләтләрен ачу һәм үстерү, аларны этномәдәни мирас хәзинәләренә җәлеп итү, коллективларның репертуарын һәм катнашучыларның башкару осталыгын күтәрү, ата-аналарны бала тормышында актив катнашырга җәлеп итү, гаилә статусын ныгыту һәм арттыру, гаилә сәнгате традицияләрен үстерү һәм яклау, педагоглар, ата-аналар, балаларның иҗат коллективларын берләштерү һәм аларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту.
Катнашучылар җыр, халык җыры ансамбле, инструменталь ансамбль, сәнгатьле сөйләм, мода театры, театр сәнгате, инклюзив театр, “Иҗади гаилә” һәм “Иҗат канатлары” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Моннан тыш кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Жюрига егерме мәктәптән сиксәннән артык номер тәкъдим ителде. 
Укучылар ике яшь төркемендә (7-12 һәм 13-18 яшь) чыгыш ясадылар. Билгеле сәбәпләр аркасында фестиваль быел дистанцион рәвештә узды. Һәр мәктәп чыгышын видеоязма итеп җибәрде. Әлеге чарага җитди карап, ныклап әзерләнеп, сәхнә киемнәре табып, берничә номинациядә номерлар әзерләп авыл клубы яки мәктәп сәхнәсендә тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясаганнар бар. Шулар белән рәттән “катнаштыкмы-катнаштык” өчен генә укучы формасыннан класс тактасы алдына басып шигырь укучылар да күренде. Бер номерга риза булучылар да, дистәгә якын чыгыш тәкъдим итүчеләр дә булды. Төрле номинацияләрдәге, һәр яшь төркемендәге номерлар белән танышып чыкканнан сон, фестивальнең зона турына лаеклы чыгышларны Казанга юлладык. Тәкъдим ителгән уналты номерның унөче төрле дәрәҗәдәге лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булды. 
Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында иң-иңнәрнең чыгышын карау һәм бүләкләү тантанасы оештырылды. Район данын якларга Мөслим лицееның “Татар кызы” мода театры чакырылды. Алар технология укытучысы Айгөл Камалетдинова кул астында үзләре иҗат иткән татар кызлары костюмнарын киеп чыгыш ясадылар. Мәртәбәле жюри укытучының һәм укучыларның хезмәтен, чыгышын югары бәяләде. Кызлар “Без бергә”  балалар халык иҗаты фестиваленең “Мода театры” номинациясендә гран-при дипломына лаек булдылар. Укучыларны, аларның тырыш педагогы Айгөл Наилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга иҗат уңышлары, алдагы фестивальләрдә дә призлы урыннар алуларын телибез.

Наилә Сәлахова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев