Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Без бергә” хәйрия марафоны (Фоторепортаж)

Барлык райондашларыбызны хәйрия марафонында катнашырга чакырабыз.

Бүген иртән Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Без бергә” хәйрия марафоны башланды. Марафон 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәдәният йортының фойесында хәйрия ярминкәсе – мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның кул эшләрен сату да оештырылды. 19.00 сәгатьтә мәдәният йортында “Без бергә” хәйрия марафоны оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында дәвам итәчәк. Марафон барышында район үзешчәннәренең хәйрия концерты да тәкъдим ителәчәк. Марафонда теләгән һәр кеше катнаша ала. Бу минутларда мәдәният йортына килүчеләр саны арта бара. Җирлегебездә эшләүче оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән бергә аерым гражданнар да үз ярдәмнәрен күрсәтә. Марафон барышында адреслы ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Барлык райондашларыбызны хәйрия марафонында катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев