Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бет кенә булса да...

Яз житүгә күпләр та­бигать кочагына ашыга. Ләкин табигатьнең матур­лыгына сокланып, сакла­ну чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урман-кырларда талпан аеруча күп була.

– Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да ак­тивлаша. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе – урман бете. Үзәк нерв системасын за­рарлаучы талпан энцефалиты авыруын нәкъ менә талпаннар китереп чыгара. Алар апрель ахырында, май, июнь айла­рында аеруча агрессив була. Тереклек итү өчен талпанга 1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Алар май уртасыннан үрчи башлый, бу чор июнь ахыры­на кадәр дәвам итә. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы ва­кытка туры килә.

Энцефалит вирусын йөртүче талпан җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болыннар урман­нарга караганда да куркыныч­рак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында тал­паннар аз очрый. Нарат урма­нында бөтенләй юк диярлек. Талпаннарның туплану уры­ны – катнаш урманнар, – ди район поликлиникасының табиб-инфекционисты Рәшит Вагыйзов.

Талпан энцефалитына кар­шы торучанлыкны булдырмау өчен вакцинация кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә. Быел 63 кешегә при­вивка ясалган, шуның 56сы – ревакцинация, ягъни кабат­тан ясалган. Талпан энцефа­литына каршы торучанлыкны булдыру өчен ясалучы бу төр чараны күбрәк урманчылар, умартачылар, аучылар ясата. Прививка өч елга бер мәртәбә кадала.

– Талпан кадалган очрак­та медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән талпаннан котылырга тырышу хәвефле тәмамланырга мөмкин. Тал­пан энцефалиты – куркы­ныч авыру, ул баш миенең ял­кынсынуына китерә. Шөкер, безнең җирлектә талпаннан үлү очраклары теркәлмәгән. Бары 2012 елда бер кешедә талпан энцефалиты раслан­ган иде. Язга аяк баскач, дүрт кеше талпан кадалып кил­де инде. Өчесенең кан ана­лизы тикшерү өчен Яр Чал­лы хастаханәсенә җибәрелде. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тән астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла, – ди район үзәк хастаханәсенең инфек­ция кабинеты шәфкать тута­шы Гөлнар Кәримова.

Авыруның беренче билгеләре – хәлсезлек, тем­пература күтәрелү, укшыту, баш авырту, күз hәм маңгай тирәсендә авырту тою. Иң авыр очракта кеше комага да китәргә мөмкин. Бөҗәкләр һава торышы үзгәрешенә ка­рап активлаша. Һава темпе­ратурасы 7-22 градус җылы булганда бөҗәкләр “һөҗүме” көчлерәк булуын да искәртә белгечләр. Шунысын да белеп торыгыз: эссе көннәрдә тал­паннар ял итә. Талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакыт­та актив булуын да исегездән чыгармагыз. Урман-кырларга чыкканда киемнең якасы һәм җиңе төймәләнгән, күлмәк – чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышы­гыз: аннан бөҗәкләр яхшырак күренә.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев