Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беслан фаҗигасе кабатланмасын!

3 сентябрьдә илдә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Моннан уналты ел элек Беслан шәһәрендә булган аяныч вакыйгалар хәтерләрдән җуелмый.

2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар, Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1116 кешене өч көн буе ябып тотты. Теракт вакытында 314 кеше, шул исәптән 186 бала үлә, 783 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Бу вакыйгалардан соң инде уналты ел вакыт үткән. Яңа уку елы җиттеме, шушы коточкыч җинаятьне искә алабыз. Хәер, бу хакта онытканыбыз да юк. Быел 3 сентябрь көнне террорчылык корбаннарын искә алу максаты белән ил буенча “Тормыш тамчысы” акциясе узды. Мөслимдә аны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештырды. Чарада мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да катнашты.

Район Башкарма комитетының социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова үз чыгышында акциянең максаты турында сөйләде. – Көннәребез аяз булсын! Мондый коточкыч җинаятьләрне күрергә язмасын. Белем алырга районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуларның кадерен белеп, рәхәтен күреп яшик, – диде ул. Марина Бәдретдинова шулай ук барыбызны да уяу булырга, теләсә нинди интернет-төркемнәрдә утырмаска, шикле нәрсәләрдә катнашмаска өндәде.

Чарада террорчылыкның зыяны турында кат-кат әйтелде. Мондый куркыныч нәрсәләр безнең тормышта кабатланырга тиеш түгел. Аннан сакланырга һәм аны булдырмаска кирәк. Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Госмановның да бу уңайдан әйтер сүзе бар.

– К ы з г а н ы ч , и л е б е з д ә террорчылыкның тамыры әле корымаган. Безгә афәтне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Күп очракта террорчыларны балачактан ук әзерлиләр, аңнарын томалыйлар. Шуңа күрә мондый юлга өндәүчеләр белән аралаша күрмәгез, ялгыш юлга кереп китүдән, секталардан сак булыгыз, – диде ул.

“Тормыш тамчысы” акциясендә катнашучылар “Мөслим йөрәге” скверында үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләргә учлап су сипте. Бу очраклы түгел. Беренчедән, өч көн буе сусыз тилмергән Бесландагы террор акты корбаннарын искә алу булса, икенчедән, бу тамчылар фаҗига вакытында түгелгән күз яшьләрен дә хәтерләтте. Матәм чарасында катнашучылар террорчылык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды. Бу минутларда һәркемнең йөрәге “Беслан фаҗигасе кабатланмасын!” дип типкәндер.

Ләйсән Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев