Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берләшү кирәк

Максат – Россиядә ислам инфраструктурасын һәм хәләл индустрияне үстерү.

Узган атнада районга РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясеннән аның президенты Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендәге делегация килде. Кунаклар районыбыздагы эшмәкәрләр (нигездә азык-төлек сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләр) белән очрашты. 
XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында “Ак байлар” мөселман хәрәкәте эшләгән. Татар сәнәгатьчеләре һәм алпавытларыннан торган хәрәкәт өммәт файдасына тыйнак хезмәт иткән. Беркемне дә алдамаганнар һәм, шуның белән ышаныч яулап, тыйнак хезмәтләре, хәләл көчләре бәрабәренә байлык туплаганнар. РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдановның сүзне “Ак байлар” мөселман хәрәкәтеннән башлавы юктан түгел. Ассоциация дә шушы максатны күздә тота. Ул 2005 елдан бирле эшли һәм ислам бизнесы буларак үсеш алган. “Ислам эшмәкәрлеге үссен, таралсын өчен бу хакта күбрәк мөселманнарның белүе кирәк”, – ди Айдар Шаһимәрданов. 
Ассоциация берничә юнәлештә эшли. Мөселман эшмәкәрләр хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ислам белем бирү проектларына, шулай ук матди яктан авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәләр. “Яшьләр бистәсе” яшьләр хәрәкәте эшләп килә. Әлеге хәрәкәт кысаларында яшь хәзрәтләр, волонтер буларак, имамнар булмаган авылларда ислам нигезләре дәресләрен бирә. Ислам эшмәкәрлек мәктәбендә ислам дине кысаларында ассоциация икътисад һәм хокук белемен күтәрү өстендә эшли, күпконфессияле толерант җәмгыятьне үстерү нигезе булган этик икътисад идеяләрен популярлаштыра. Инвестиция фонды перспективалы бизнес-проектларга инвестицияләр эзли һәм кертә. Ассоциация хатын-кызлар өчен дә очрашулар, мастер-класслар оештыра. Эре эшмәкәрләр өчен махсус премиаль программа эшли. 
“РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең миссиясе – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлекле кешеләрнең рухи һәм матди үсеше өчен шартлар тудыру, – ди Айдар Шаһимәрданов. – Мөселманнарның бер-берсен белеп, үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнүе кирәк”.
Ассоциациянең Татарстаннан кала Башкортостан, Ингушетия, Кырым, Адыгей республикаларында, Мәскәү, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Киров һ.б. өлкәләрдә вәкиллекләре бар. Халыкара вәкиллекләрдән РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе Бельгия, Кыргызстан, Кувейт, Люксембург, Нидерланд, Төркия, Сенегал, Иран һ.б. илләр белән хезмәттәшлек итә. 
“РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзасы булу статус һәм яңа элемтәләр, бизнеста законлы мәнфәгатьләрне һәм хокукларны яклауны, ярдәмне тәэмин итә, күбрәк керем кертү һәм үсеш мөмкинлеген бирә”, – ди кунаклар. 
Район башлыгы Рамил Муллин кунакларга Мөслим районының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде, берничә социаль объект белән якыннан таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев