Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бергәләп нормативлар тапшырдык

9 нчы апрель көнне Олы Чакмак мәктәбендә ВФСК “ГТО” нормативларын тапшыру буенча ярышлар үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар.

 Тормышыбызга компьютер технологияләре килеп керү белән “Хәрәкәттә – бәрәкәт” әйтеменең көче сизелеп кимеде. Югыйсә, бала-чага тумыштан йөгереп уйнарга, шаярырга ярата. Әллә узебез, аяк астында буталмасыннар дип, шул телефонны еш тотырабыз кулларына. Әллә инде замана утырып эшләүне таләп итә. Билгеле, бала гаиләсе янында кубрэк булачак. Әмма, аз хәрәкәтләнүнең нәтиҗәсе сизелә башлады инде. Гәүдә авырлыгының нормадан артып китуе, мускулларның көчсезлеге матдәләр алмашының бозылуы белән бәйле. Әйе, нәкъ сез уйлаганча, болары да хәрәкәт сүзенә килеп тоташа.

        Шушы кузлектән дә чыгып, мәктәпләргә “ГТО” дигән төшенчә килеп керде. 1931 елдан ук кергән булып, бу проектнын эшчәнлеге тукталып кына торган иде, бүгенге көннәрдә бик иркенләп эшли башлады. Хәзерге вакытта,  уңайлы гына итеп,  ГТО сайтында регистрация үтәсен дә, үз яшеңә туры килгән баскычта нормативлар тапшырасың. Район үзәгендә тестлар тапшыру үзәге эшли. Җитәкчесе  - Фаттахов Расил Кирамович. Физик тестларны дөрес итеп башкарырга нәкъ шушы сайт өйрәтә: видеоязмалардан карап үзлегеңнән эшлэргә була. Регистрация үткән шәхескә УИН бирелә. Димәк, шәхси кабинетыңа кереп усешеңне күзәтеп барырга була.

       Безнең мәктәп коллективы бу юнәлештә инде сигез ел буена эшли. ГТО сайтында һәрбер укытучы, 80% укучылар, кайбер әти-әниләр дә регистрация үтте. Гаилә белән ГТО ярышында, акцияләрдә катнашалар. Укучылар белән бергә көзге сесссиядә укытучылар да норматив тапшырды, алтын тамга нормативын үтәүчеләр дә бар. Кышкы һәм җәйге ГТО фестивалендә катнашу инде традициягә әйләнеп бара.

       9 нчы апрель көнне Олы Чакмак мәктәбендә ВФСК “ГТО” нормативларын тапшыру буенча ярышлар үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар. Балаларның кузләрендә уйнап торган ярыш дәрте, җиңәсе килү теләге чынлап та бу ярышларның аларга ошаганлыгын әйтә иде. Алар үзләренең кайсы яклап көчле, ә кайсысында бик тырышасы барлыгын күрделәр. Үзе ярышып караган бала спорт эшенең авыр да, ләззәтле дә икәнен анлап үтте.

 

                                                                                               Олы Чакмак мәктәбе,  09.04.2022

                                                                                       Фасхиева С.М., физкультура укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев