Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлектә – көч

Тат.Бүләр авылындагы мәчетне төзүдә ул чактагы хуҗалык мөдире Зөфәр Солтанов башлап йөрде.

Зөфәр Нургалиевич Әбелфарих бабайны указлы мулла итүне дә хәл итте. (Бу язма аларның рухына дога булып барып ирешсен иде). Аннан соң Камалетдин Тавангиров  20 ел хезмәт куйды. Хәзерге көндә бу вазыйфаны Илгизәр Әскаров җиренә җиткереп башкара.

Быел мәчеттә бик зур ремонт эшләре үтте. Мәчетнең фундаменты яңартылды, тышкы ягы профнастил белән тышланды. Гает көнне бу эшләрдә ярдәм иткән кырыклап кешенең исеме укылды. Бик зур рәхмәт аларга. Равис Азиев, Ильяс Мирзаянов, Фирдәвес Салихов, Илгизәр үзе бик тырышып эшләделәр.

Мәчетнең идәне тулы палас, аяк савытлары, намазлыклар җитәрлек. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Туалетка кадәр алып куйдылар.

Мәчеттә балалар өчен лагерь да эшләде. Аларны Казан мәдрәсәсеннән килгән Салават кардәшебез дин гыйлемнәре бирде. Бу чорда ул Илгизәрләрдә яшәде.

Мәчетнең ихатасы да бик матур, чиста. Анда кедр агачлары үсә. Аларны Ижевск шәһәрендә яшәүче якташыбыз ???Хөснимәрданов утырткан иде.

Алда башкарасы эшләр дә бар әле – мәчетнең арткы ягыннан ихата тотасы, манарасын карыйсы. Алла бирсә, күмәкләшеп болары да эшләнер. Бергә-бергә ярдәмләшер яшәргә язсын.

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев