Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер җылы сүз җитә

Ләйсән Морзаханова  2012 елдан бирле социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли.

Мөслимдә яшәүче өлкән яшьтәге җиде кешегә хезмәт күрсәтә ул. “Күңел биреп башкаргач, эшнең авырлыгы сизелми дә. Бабай-әбиләрем белән сөйләшү, аралашу – үзе бер гомер. Алар яныннан күңелемә тынычлык алып кайтам”, – ди Ләйсән. Бүлек җитәкчелеге дә аның эшеннән канәгать. “Өлкәннәребезгә хезмәт күрсәтүчеләр арасында иң күп стажлы һәм үз вазыйфасын төгәл башкаручы хезмәткәрләрнең берсе ул. Аңа карата бер генә зарлану да, ризасызлык та ишеткән юк” – ди алар. 
Л. Морзаханова ялгызы ике ул үстергән. Олы улы Уфада яши, икенче улы гимназиядә 3 класста укый. 
Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев