Бер күрешү – үзе бер гомер
13 май көнне Казанда якташлар очрашуы узды. Очрашуга Мөслимнән чыккан күренекле шәхесләр, Казанда яшәүче якташлар, студентлар чакырылды.
Очрашу В. Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Шунда ук Мөслим эшмәкәрләре җитештергән продукция тәкъдим ителде, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Очрашуга килүчеләрне “Ык буйлары” халык җыр һәм бию ансамбле дәртле җырлары белән сәламләде.
Очрашуны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты һәм районда башкарылучы эшләр белән таныштырды, язучы Ләбиб Леронны Г. Тукай исемендәге премиягә лаек булуы белән котлады. (“Район башлыгы юк идемени?” – дип кызыксынучылар өчен: ТР Президенты йөкләмәсе буенча Альберт Хуҗинга бу көнне эш визиты белән Әстерханга китәргә туры килде.)
Очрашуга Татарстанның беренче президенты, хезмәт юлын Мөслимдә башлаган Минтимер Шәймиев та чакырылган иде. Үзе килә алмаса да, Минтимер Шәрипович мөслимлеләргә хат юллаган. Анда мондый юллар бар: “Мөслимдә туып үсмәсәм дә, “якташларым” дип мөрәҗәгать итәм, чөнки, чынлап та, Мөслим районы – күңелемә якын, газиз җир ул! Алга таба югары үрләргә күтәреләчәк хезмәт юлымның нәкъ менә Мөслимнән башлануы белән горурланам. Үз вакытында, Мөслим РТСының баш инженеры буларак, районны аркылыга-буйга йөреп, басуларын тирән итеп сөреп чыктык дисәм дә, ялгыш булмас. Анда зур тормышның иң тәүге, иң мөһим сабакларын алдым, хезмәт кешеләрен аңлап- олылап эшләргә өйрәндем, үз һөнәремдә һәм кешеләр белән аралашуда тиңсез тәҗрибә тупладым. Мөслимдә мин гомерлек дуслар таптым, хәләл җефетем Сәкинә белән гаилә учагыбызны да Мөслимдә кабызып җибәрдек, беренче улыбыз да шунда дөньяга килде. Мөслим кешеләрен безгә карата һәрчак дустанә һәм игелекле мөнәсәбәттә булганнары өчен тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.”
Очрашуны (сөйләшүне) район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов белән яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров алып барды. Егетләр кунакларга өч сорау белән мөрәҗәгать итте: Мөслим сезнең өчен нәрсә ул? Тормышыгызда нинди мизгел хәлиткеч роль уйнады? Мөслим яшьләренә, халкына нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар?
Якташларның һәркайсы өчен Мөслим – туган җир. Беренче сорауга шундый җаваплар яңгырады да. “Мөслим – иң кадерле, иң газиз төбәгем. Мөслимем булмаса, Баегым булмаса, мин дә булмас идем”, – диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова. “Мөслим – әби- бабаларым белән бәйли торган бер үзәк. Ул безгә рухи көч, ныклык бирә. Шушы чылбырга карап үзебезне дөреслибез”, – диде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина. “Вилдан” ҖЧҖ директоры, стоматология клиникалары челтәре җитәкчесе, Казандагы Мөслим якташлар җәмгыяте рәисе Рәшит Вилданов Мөслимне әти-әнисе – Фәссах карт белән Хава карчык, яңа чабылган печән, мичтән яңа чыккан ипи исе белән бәйләде.
– Мөслим – әниемнең туган җире. Әнием тормышны аңларга, позитив булырга, кешеләр белән сөйләшкәндә елмаерга өйрәтте. Минем балачагым Мөслимдә үтте. Мөслимдә беренче тапкыр гашыйк булдым”, – диде “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. – Мөслимдә мин татар телен өйрәндем. Шуңа бәйле һөнәрне дә Мөслим бирде, дип әйтергә була. Класста мин берүзем татар телен белә идем, шуңа мәктәптә укыганда мине телевидениегә чакырдылар һәм мин шунда калдым”.
Тормышыгызда нинди мизгел хәлиткеч роль уйнады? Әлеге сорауга җавап биргәндә ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Рәис Шәйхелисламов мәктәптә укыган елларын искә алды:
– Беренче сыйныфта укыганда мәктәп тәрәзәсе ватылуны миңа сылтадылар. Бик шаян идем, әмма тәртипсез булмадым. Нахакка гаепләүләре күңелгә авыр тәэсир итте. Шуның өстенә: “Моннан нәрсә көтәсең?! Кем чыксын аннан?!” – дип, бик нык ачуландылар.”
“Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, чыгарылыш кичәсенә дә бармыйча, хәрби училищега керергә дип, Ленинградка китүен һәм укуын ташлап кайтуын искә алды. “Әти: “Минем кебек балта чабарсыңмы?!” – дип, мине Казанга җибәрде. Кайсы уку йортына барсам да, кабул итү имтиханнары тәмамланган. Казан кооперация техникумына икенче дулкын кабул итү имтиханнары бара иде, шунда укырга кердем. Әлеге уку йортын тәмамлап, гомерем буе сәүдә өлкәсендә эшләдем. Башка уку йортларында имтиханнар төгәлләнмәгән булса, бәлки, төзүче яки агроном булыр идем,” – ди ул. Шәмсия Җиһангирова Казаннан Мөслимгә “кукурузник” белән очуын, Казан мәктәп- интернатына укырга барганда аяк киеменең табаны төшеп калуын искә алды. Хезмәт ветераны Рөстәм Шәрипов, “10 сыйныфны тәмамлап, механизатор таныклыгы алып, Мелиорация системасында эшли башлавын һәм, шушы системада эшләп, район башлыгы булуын, бүген Мөслимнең мактаулы гражданины исемен йөртүен” хәлиткеч мизгел дип атады. КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары, педагогик фәннәр докторы Алмаз Галимов якташларының ярдәмен рәхмәт хисләре белән искә алды.
– Казанда иң беренче проблема ул – яшәү урыны. Авылдашым Рөстәм Гафаровка мөрәҗәгать иткәч, ул мәсьәләне якташыбыз Ленар Вәлиевка аңлаткан. Ленар Сәйделович торак белән тәэмин итү программасына кертү өчен Президент исеменә хат алып килергә тәкъдим иткән. Мин җитәкчем Васыйл Гайфуллиннан, район башлыгы Рөстәм Шәриповтан хат алып килдем. Шул рәвешле ике елдан фатирлы булдым, – ди Алмаз Галимов. Шуңа бәйле якташыбыз яшьләрне дә бәйләнешләрне өзмәскә чакырды: “Бәйләнеш ул – капитал. Бәйләнешләрне саклагыз һәм яңа бәйләнешләр булдырыгыз!”
– Гомер санап кына бирелә. Хезмәттән, эштән курыкмагыз! Тәүлеккә 16 сәгать эшләгән кешеләр һичшиксез уңышка ирешә, – диде Дания Заһидуллина, яшьләргә киңәш биргәндә. Студентларга, Мөслимгә кайтып, үз бәхетләрен туган якта табарга киңәш итүчеләр дә булды.
Педагогик фәннәр докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Васыйл Гайфуллин һәм Рәшит Вилданов та шушы фикерне куәтләделәр: “Эшнең, эшмәкәрлекнең максаты акча эшләү булса, эш барып чыкмый. Нинди дә булса эшне шушы һөнәрне яратканга башкару кирәк. Күңел биреп эшләсәң, дәрәҗәң дә була”. ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинның да фикере матур иде: “Өлкәннәр күпме тырышып та, яшьләр үзләре тырышмаса, үзләре өлеш кертмәсә, максатка ирешеп булмый”.
Мөслим халык театры якташларга Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасын күрсәтте. Якташларыбыз әсәрне бик яратып кабул итте. “Күңелләрдә мәңге сакланырлык гаҗәеп бер тамаша булды! Артистлар уйнамады, сәхнәдә яшәде һәм алар белән бергә без дә Булат белән Мәйсәрә хис-тойгыларын кичердек”, – диде Шәмсия Җиһангирова, Мөслим халык театрына рәхмәтен җиткереп.
Айзилә Мөхәмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев