Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гомер бик аз кешегә

Харрас Әюпның тууына – 75 ел

Шагыйрь Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов) 1946 елда Түреш авылында туа. Түрештә башлангыч белем алып, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының та­тар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Хезмәт юлын 1969 елда Мөслимдә рай­он газетасында әдәби хезмәткәр булып баш­лый. Соңрак редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли.

1972 елның апреленнән 1983 елның декабренә кадәр Харрас Әюп Казанда “Татарстан яшьләре” газе­тасы редакциясендә эшли. 1983 елдан хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам итә: башта матур әдәбият редакциясендә редактор була, 1992 елның сентябреннән – шул редакциянең мөдире, 1994 елдан – нәшриятның баш мөхәррире.

Беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда яза. Аларның берсе 1962 елда район газетасында басыла. Шуннан соң шигырьләре белән вакытлы матбугатта даими катнаша, яз­ганнары “Яшь ленинчы” газетасында урын ала. Университет­та укыганда “Әллүки” иҗат берләшмәсендә тәҗрибә туплый. Шигырьләре республика басмаларында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Беренче китабы 1980 елда басыла. Поэма жанрында уңышлы эшли. Күп кенә лирик шигырьләре көйгә дә салынган. “Сиңа гына язган хатлар”, “Кайда син, гар­мун?”, “Исемеңне язган идем” кебек җырлар киң популярлык казанды.

Харрас Әюп – 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 1994- 2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы бу­лып торды. 1994 елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев