Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим профсоюзы ничек эшли?

Гадәттә без профсоюз оешмасын төрле бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче, яңа ел пакетлары, юбилейларда бүләк бирүче орган буларак күз алдына китерәбез. Ә бүгенге профсоюз оешмаларына нинди вәкаләтләр йөкләнә? Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче оешма нинди сулыш белән яши?

Партия чорында профсоюз оешмаларының нәтиҗәле эшләвен ишетеп беләбез. Еш кына шул чор кешеләре “Профсоюз оешмасы ярдәм итте, профсоюз юлламасы белән ялга бардым” дип искә ала. Гадәттә без профсоюз оешмасын төрле бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче, яңа ел пакетлары, юбилейларда бүләк бирүче орган буларак күз алдына китерәбез. Ә бүгенге профсоюз оешмаларына нинди вәкаләтләр йөкләнә? Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче оешма нинди сулыш белән яши? РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәктәрләренең гомумроссия профсоюзлары Татарстан Республикасы оешмасының Мөслим районы буенча ышанычлы вәкиле Вячеслав Харитонов белән шул хакта сөйләшәбез.

– Вячеслав Валериевич, районның дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсенә керүче профсоюз оешмалары белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

– Бүгенге көндә әлеге өлкәгә карауч 27 оешмада профсоюзларның башлангыч бүлекләре эшли. Җирле үзидарәләрнең профсоюз оешмасы составына муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс-бюджет палатасы, контроль-хисап палатасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, 19 авыл җирлеге советы һәм Башкарма комитетлары керә. Узган ел эшче-хезмәткәрләрне профсоюз оешмаларына 120 кеше тартылды.

– Башка башлангыч бүлекләрдә хезмәткәрләрне профсоюзга тарту ни дәрәҗәдә?

– Район картлар һәм инвалидлар йорты, “Маяк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләрне профсоюз оешмаларына тарту 100 процент тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк: бүген профсоюз сафлары көннән-көн тулылана бара. Мәсәлән, “Яшьләр сәясәте һәм спорт” профсоюз оешмасының беренчел бүлегенә керүче “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләренең профсоюзга тартылулары узган ел 90 процент тәшкил иткән булса, бүген әлеге оешмада эшләүчеләрнең барысы да профсоюз членнары. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре дә, быелдан башлап, профсоюз членнары булып саналалар.

– Бүген профсоюз оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы, аларның гозере үтәләме?

– Әлбәттә, бар. Узган ел хезмәткәрләрдән 19 мөрәҗәгать кергән иде. Алар барысы да уңай хәл ителде. Мөрәҗәгатьләр нигездә санаторий-курортларга юлламалар һәм кире кайтару шарты белән процентсыз акча средстволары алу, төрле чаралар үткәрү белән бәйле иде. Кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар беренчел профсоюз оешмалары бүлекләре һәм профсоюз активистлары белән берлектә карала.

– Вячеслав Валериевич, кайбер хезмәткәрләрдән “Санаторийларга юллама алып булмый” дигән зарны ишетергә туры килә. Әлеге мәсьәләгә ачыклып кертеп китсәгез иде.

– ТР Министрлар кабинетының 2016 елның 9 августында кабул ителгән “2016 елда ТР дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсенә керүче социаль-яклау, социаль хезмәт күрсәтү, халыкның мәшгульлеге, яшьләр эшләре һәм спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрне санаторий-курортларда дәвалау буенча пилот проектын тормышка ашыру турында”гы 549 санлы карары нигезендә ТР профсоюз оешмасы пилот проекты кысаларында Мөслим районына санаторий-курортларга юллама алу мөмкинлеге бирде. Узган ел 9 профсоюз члены юлламалар белән дәвалау урыннарына барды. Быел Россия төбәкләрендәге санаторийларга бару өчен 9 квота бирелде.

– Кире кайтару шарты белән процентсыз акча средстволары бирүгә дә ачыклык кертсәгез иде.

– Әлеге мөмкинлектән профсоюз членнары бик файдаланмый. Мондый акчаларны кичектергесез ихтыяҗлар өчен – 20 мең сумга кадәр, дәвалану өчен – 50 мең сумга кадәр алырга була. Бу акча средстволары бер елга бирелә. Хезмәткәр алган сумманы ел дәвамында түләп бетерергә тиеш. Югарыда санап үтелгән оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә мондый ярдәм кирәк булган очракта, үзләренең беренчел профсоюз оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала.

– Профсоюз оешмалары нинди уңышлары белән шатландыра?

– Быел район Советы һәм Башкарма комитетының профсоюз активистлары, “ТОП-2018” (Точка опоры Профсоюза) яшьләр профсоюз форумында катнашып, матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Районның профсоюз активистлары нәтиҗәле эшчәнлек һәм профессионал осталык өчен премияләр белән бүләкләнде. Россия профсоюзлары оешуга 100 ел тулуга багышланган чарада безнең лидерлар Россия Дәүләт учреждениесе профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты һәм истәлек билгесе белән бүләкләнде. Профсоюз оешмалары җирлегебезнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Профсоюз членнарының балалары, “Мин үземнең Ватаным белән горурланам” республика бәйгесендә катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтте. “Маяк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең беренчел профсоюз оешмасы “Иң яхшы коллектив килешүе” республика конкурсында бүләккә лаек булды.

– Вячеслав Валериевич, әңгәмәбез ахырында теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде.

– Профсоюзлар хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисадый һәм хезмәткә хокуклары сагында торучы иң авторитетлы иҗтимагый оешма санала. Шуңа күрә дә хезмәткәрләребез профсоюз оешмаларына ышансыннар, нинди генә очракта да, эш бирүче үземе, әллә хезмәткәрләрме, беренчел профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать итсеннәр. Ә без, үз чиратыбызда, дөреслекне табуда һәм ярдәм күрсәтүдә булышырга һәрвакыт әзер.

Райондагы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсенә керүче оешмаларда 235 кешенең 230ы – профсоюз члены. Аларның 191е хатын-кызлар, 63е – 35 яшькә кадәр яшьләр. Профсоюз оешмаларына хезмәткәрләрне тарту 97,8 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! профсоюз