Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер эш тә чиратка куелмый

Игенчелек тармагында, язгы кыр эшләренә ялганып, терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланып китте. Урып-җыю эшләре дә озак көттермәс. Терлекчелектә дә җаваплы чор бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән әңгәмәбез әлеге мөһим эшләр хакында.

– Ренат Әзһәрович, язгы чәчү кампаниясендә башкарылганнарга кыскача анализ ясасагыз иде.
– Быел район буенча 49 мең 550 гектарда чәчү үткәрелде. Аның 34 мең 60 гектарында бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. Техник культуралардан көнбагыш – 4 мең 71, рапс – 8 мең 683, азык культуралары 6 мең 388 гектар мәйдан били. Уҗым культуралары 13 мең 686 гектарда үстерелә.
Район хуҗалыклары язгы чәчү өчен орлык фондын яңарту максатында 1100 тонна югары репродукцияле орлыклар сатып алды. 8 мең 400 тонна минераль ашлама тупланды. Бу – һәр гектар чәчүлек мәйданына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 72 кг ашлама кертелгән, дигән сүз.
Бүгенге көндә хуҗалыклар игеннәрне тәрбияләү, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү белән шөгыльләнә. Шулай ук яфрактан һәм тамырдан тукландыру дәвам итә. Районда агу-химикатлар керткәндә эшче эремәләр ясау өчен растворный узел эшләнде. Бу көннәрдә “Туган-як” агрофирмасында шундый бер узел кулланышка тапшырылачак. “Намус” агрофирмасы да кирәкле жиһазлар кайтарта башлады. Алар растворный узелны җәй ахырына кулланышка тапшырырга планлаштыра.
– Терлекчелек тармагында продукция җитештерү күләмен арттыру максатында ниләр эшләнә?
– Малларның баш санына килгәндә, 4257 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1672се – савым сыеры. Агымдагы елның биш аенда 3,5 мең тоннадан артык тулай сөт җитештерелде һәм сатылды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент. Ит җитештерүдә үсеш тагын да югары. Отчет чорында 2960 тонна продукция җитештерелде, үсеш – 12 процент. Шуның 360 тоннасы – мөгезле эре терлек, 2600 тоннасы – кош ите. Биш айда 19 млн 129 мең данә йомырка житештерелде.
Районда малларның баш санын күбәйтү һәм шуның бәрабәренә терлекчелек продуктлары җитештерү күләмен арттыру максат итеп куелды. “Август-Мөслим” агрофирмасы 2400 савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган сөт комплексы төзи башлады. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 1 млрд 200 млн сум тәшкил итә. Беренче этап – агымдагы елның ноябрь аена, икенчесе 2021 елның май аена тапшырылыр дип көтелә.
Сөт юнәлешендәге кооперация системасын үстерү буенча “Фаиза” кооперативының тәҗрибәсе аерым игътибарга лаек. Кооператив Татарстан һәм Башкортостандагы 40тан артык авылдан һәм крестьян-фермер хуҗалыгыннан сөт сатып ала. “Фаиза” кооперативының матди базасы көн саен тәүлегенә 60 тоннага кадәр сөт җыярга һәм суытырга мөмкинлек бирә. Сөт, эремчек, кефир, катык, атланмай кебек продуктлар җитештерү күләме елына 30 тонна тәшкил итә. Фаизалылар бүген сөт эшкәртү куәте 50 тонна булган һәм сменага 5 тонна әзер продукция җитештерүгә исәпләнгән сыр цехы төзи башлады. Аның гомуми чыгымнары 120 млн сум булыр дип көтелә. Кооператив 60 кешене эш белән тәэмин итте.
– Ит җитештерүдә зур урын алып торучы кошчылык тармагы тагын да үсештә дип беләбез.
– Районда 30 кошчылык мәйданчыгы эшли. Якын арада тагын 3 мәйданчыкта эш башлау планлаштырыла. Ел саен инвестиция күләме 3 млн сумнан алып 50 млн сумга кадәр җитә. Быел кошчы-фермерлар тарафыннан 900 мең тавык, 370 мең бройлер, 30 мең каз бәбкәсе, 9 млн эмбрион сатылды.
Кошчылык продукциясен югары технологияле җитештерү белән шөгыльләнүче “Чайка” фермер хуҗалыгы тулаем районны, өлешчә республика һәм күрше регионнарны тәүлеклек чебиләр белән тәэмин итә. Моңа кадәр фермер хуҗалыгы балаларга гриппка каршы вакцина ясау өчен үзендә җитештерелгән эмбрионнарны Рязань шәһәренә илтсә, хәзер өстәмә 8 млн эмбрионны Уфа шәһәрендәге формацевтика үзәгенә илтә башлады. Анысы – өлкәннәргә вакцина әзерләү өчен.
Бүгенге көндә райондагы барлык буш торган терлекчелек тораклары җирле фермерлар тарафыннан кулланылыш тапты. Аларның күпчелегендә кош-корт үстерелә. Шулар арасыннан Рафаэль Гыймаев җитәкләгән фермер хужалыгын аерым әйтеп үтәсем килә. “Гыймаев” КФХ, “ИнвестАгро” банкрот массасыннан 6 млн сумлык биналар сатып алып, Михайловка авылында сезонына 360 мең бройлер чебиенә исәпләнгән биш ферманы, инкубатор станциясен төзекләндерде. Бүгенге көндә ферманы, инкубаторны яңа технологик жиһазлар белән коралландыру бара. Инвестицияләр күләме 181 млн сум тәшкил итте. “Гыймаев” фермер хуҗалыгы сәгатенә 1,5 мең кош-корт чалып, сменага 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәте булган цех төзи башлады. Әлеге цехны агымдагы елның дүртенче кварталында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
– Ренат Әзһәрович, хактан да авыл хуҗалыгы формированиеләре техника паркын яңартуга йөз белән борылды. Быел да бу максатта зур инвестицияләр кертелә дип буламы?
– Машина-трактор паркларын яңарту быел да дәвам итә. Ел башыннан 137 млн сумлык югары егәрлекле техника сатып алынды. Ә гомумән алганда, соңгы өч елда тармакка 1 млрд 700 млн сумлык инвестиция кертелде. 100 гектарга техник энергия белән тәэмин ителеш – 196 ат көче тәшкил итә. Техник коралланыш “Август-Мөслим” агрофирмасында иң югарысы. Агрофирма быел гына да 67 млн сумлык зур егәрле техника кайтарды. “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе” җәмгыятендә узган ел “Веста-50” маркалы ашлык киптерү җайланмасы файдалануга тапшырылган иде. Быел “Алтай”  маркалы 2 киптерү комплексын сафка бастыру күздә тотыла. Шул ук вакытта складлар ремонты да бара. Инвестициянең гомуми күләме – 200 млн сум. “Туган як” агрофирмасы техника паркын яңартуны дәвам итә. Агымдагы елда 15 млн сумлык техника сатып алдылар. Ындыр табагы реконструкциясенә 50 млн сумлык инвестиция кертелә. Биредә С-20 киптерү җайланмасы, ашлык склады һәм үлчәү төзелә. Урта һәм кече фермер хужалыклары да техника яңартуга йөз белән борылды. “Исламов” фермер хужалыгы 12,5 млн сумлык техника яңартты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев