Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беләсе иде, ник алай?

Соңгы елларда по­чта бүлекләрендә эш тәртибе гел үзгәреп тора. Хәзер почта бүлегендә атнага өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга эшлиләр. Ә район үзәгендәге почта бүлеге атна буе эшли дип ишет­тем.

Безнең Крәш. Шуран авылында почта бүлеге мөдире кайбер көннәрдә компьютер соң кушыла, ди. Ул компьютерны по­чта хезмәткәре үзе куш­мый микәнни?! Кайчак ул компьютер дигән “зәхмәт” эшләми дә интектерә. Ком­пьютер аша башкарылган­га күрә түләүләрне айның 25еннән соң кабул итмиләр. Лотерея билетларын да һәр айның 25еннән соң каратып булмый. Шулай итеп атна буе эш эшләнми. Әйтик, апрель аеның 26, 28, 30 чис­лолары эш көннәре булса да, ай азагы булу сәбәпле, түләүләрне түли алмыйча кайтып киттек. Ә кайбер түләү кәгазьләрендә (газ, электр һ.б. да) 28 числога кадәр түләнергә тиеш дип языла.

Беләсе иде: по­чта бүлекчәләренең эш тәртипләре ничек икән соң? Почта бүлеге җитәкчесе бо­лай начар эшләми үзе, ләкин районда мондый башбашта­клыкны бетерергә иде бит! Әгәр ял көннәренә туры килмәсә, ай азагын кертеп бетереп эшләсеннәр иде. Мондый тәртипсезлекне бетерергә кирәк! Болай да атнаның дүрт көнендә ял итәләр бит! Без авыл хуҗалыгында эшләгәндә бер көн түгел, бер сәгать тә ял булмады! Районыбызның почта эшендә моннан баш­ка да “хилафлыклар” бар. Безнең хатларның күбесе “гаип” булдылар һәм бу хәзер дә дәвам итә. Шуның өчен дә хатларны башка районнар аша җибәрергә туры килә! Гомумән, әйтәсе килгәнем шул: почта эшен рәткә саласы иде! Газета аша аңлатма көтәм.

Зарип Гарифуллин.

Тат. Шуран.

Хатка Азнакай үзәк почта бүлегенең участок җитәкчесе Лилия Хәйретдинова җавап бирә:

– Әйе, хәзер авыллардагы почта бүлекчәләре дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә эшли. Әлеге көннәр бәйрәм ялларына туры килгән очрак­та почта хезмәткәрләре дә ял итә. Бу хакта алар по­чта бүлекчәсе ишегенә алдан язу элеп, халыкка хәбәр итә. Ләкин шуны әйтергә кирәк: хат ташучылар пен­сия акчаларын һәм түләү кәгазьләрен эш көннәрендә таратып бетерергә өлгермиләр икән, аларны башка көннәрдә дә тараталар.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне алуга килгәндә, су өчен түләүләр – һәр айның 25нче чис­лосына кадәр, газ һәм электр өчен ай ахырына кадәр алына.

Лотерея билетларын ай башыннан алып, айның соңгы числосына кадәр сатабыз. Ә отыш булу-булма­уны карау аннан соң килүче айның 25нче числосына кадәр генә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев