Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Белмәгән ике генә эшем калды”

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Альфира Шәйхетдинованың йөрәгендә ятим  балаларга урын киң. Ә күңел бакчасында матурлык чәчәк ата.

Өй эчендә һәр нәрсә хатын-кыз тырышлыгы белән тудырылган матурлык турында сөйли. Чәчәкле аланны хәтерләтүче гөлләмәләр, лампа-торшерлар, чигүле сандыклар, шкатулкалар, төрле бәйләм әйберләре, тәрәзә челтәрләре өстендәге бизәкле ламбрикеннар – һәммәсе бу йортта уңган кеше яшәвенә ишарәли.
Тегү-бәйләүгә осталык Альфира Шәйхетдиновага әнисеннән мирас булып калгандыр. Мәктәптә укыганда ук күрше апаларына халатлар тегеп кидергән кыз еллар узу белән оста тегүчегә әйләнә. Кечкенәдән эшкә батыр булып үскән кызга тормышта алган сабаклары киләчәктә ай-һай кирәк була шул. 
– 38 ел элек Актаныш районының Түке авылыннан Тат. Бүләргә килен булып төштем. Тормыш иптәшем белән бик матур гомер кичердек, өч балага гомер бүләк иттек. Кызганыч, уртак бәхетне Ходай бик аз биргән булып чыкты, гомер көзләренә парлашып керергә насыйп булмады, – ди Альфира апа.
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Альфира апа мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Тормыш иптәше вафатыннан соң ялгызлык ачысын кул эшләре белән басарга тырыша. Ялгызлыктан уттай курыккандай курка ул. Өендә укучылар өчен түгәрәкләр, төрле чаралар оештыра. Ашарга пешерергә, кул эшләренә генә түгел, татар халык уеннарын, милли йолаларын да өйрәтә.
– Әниебез һәр көнен, буш вакыты калмаслык итеп, алдан ук планлаштырып куя иде. Без туган нигездән чыгып киткәч, тәрбиягә балалар алды. Бертуган Аврора белән Артемны Минзәләнең Матвеевка приютыннан алып кайтты. Мәктәптә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча инспектор булып торгангамы, әни балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Тагын ике елдан әни үксез Камиләне дә үз канаты астына сыендырды. Лениногорск шәһәренең 6 яшьлек кызчыгы да ун ел элек әниле булды, – ди Альфира апаның кызы Земфира.
Альфира апаның өе – авылда иң матур, ныклы йортларның берсе. Капкалары, тәрәзә йөзлекләре бизәкле хан сараедай йорт әллә каян үзенә тартып тора. Булганнан бар да була. Бер генә әйберне дә әрәм-шәрәм итми уңган хатын. Бушаган су шешәләренә, башка “чүп-чар”га икенче тормыш бүләк итә. Ишегалдында пластик шешәләрдән ясалган төрле җәнлекләр каршы ала.
– Кул эшләре – бармакларга массаж, ә җанга дәва икән ул. Менә бу чәчәкләрне ясарга киленем өйрәтте. Башта кәгазьдән ясап изаландым да, яңадан фоамиранга күчтем. Бу шөгылемә өч ел инде, – ди Альфира Шәйхетдинова.
Альфира апаның белмәгән бер генә әйберсе дә юк. Тормыш иптәше белән яшь чагында “Нива” комбайнын да иярләгән ул. Альфира апа: “Ике генә эшне белмим”, – дип көлә. Аның берсе эретеп ябыштыру аппаратында эшләү булса, икенчесе – бензин пычкысын кабызу. Алга таба боларына да өйрәнүдә исәбе.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев