Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр киңәш итә

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан филиалы уҗым культураларының салкынга чыдамлыгын ничек арттырырга кирәклеген аңлатты.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан филиалында республика аграрийларына үсемлекләргә кышкы салкыннарны уңышлы чыгарга ярдәм итү турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында хәбәр иттеләр. 

Республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 414 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу фараз күрсәткеченә карата (530,2 мең га) 78,1 процентны тәшкил итә.

Учреждение белгечләре көзге культураларның түбән температураларга чыдамлыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган  чаралар тәкъдим итәләр. “Мәсәлән, эри торган, марганецлы ашламалар куллану. Үсемлекләрнең суыкка чыдамлыгына кобальт, цинк, молибден, бакыр, ванадий кебек микроэлементлар  һ.б. уңай йогынты ясый. Цинк үсемлекләрнең сусыллыгын арттыра, шикәр туплануын көчәйтә”, – дип аңлата “Россия авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Шулай ук чәчүлекләргә РК-ашламаларның (диаммофоска) дозасын арттырып  кертү киңәш ителә.

Моннан тыш, белгечләр күксү (выпревание) авыруларына каршы фунгицидлы профилактик эшкәртүләр (беномил нигезендә химик препаратлар, Р.Pseudomonas бактерияләре нигезендә биологик препаратлар белән) үткәрергә киңәш итә. “Эшкәрткәндә стресска каршы препаратлар, микробиоашламалар, үсеш стимуляторлары кулланырга киңәш итәбез”, – дип билгеләп үтә Любовь Занина.

Дымлылык тиешле дәрәҗәдә булмый торган зоналарда чиста пар куллану, дымлылык җитәрлек дәрәҗәдә булган зоналарда моңа кадәр кузаклы үләннәр, борчак, яшел азык өчен  кукуруз үстерү әйбәт санала.  

Элегрәк пар булдырылмаган җирләрдә туфракны әйләндереп салмыйча эшкәртү  әйбәт була (20-30 мм чәчүлек катламында дымның оптималь саклануын тәэмин итә).

Республикада сентябрьнең беренче ункөнлеге ахырына көзге культуралар –  шытымлау-куаклана башлау фазаларында. Үсемлекләрнең саны – 1 кв. метрга   120дән 550 данәгә кадәр, орлыкларның салыну тирәнлеге – 3тән 8 сантиметрга кадәр, үсемлекләрнең биеклеге – 2дән 11 сантиметрга кадәр.

Көзге арыш дүрт-биш данә, көзге бодай – өч-дүрт данә тамыр җибәргән.

Көзге культуралар чәчүлекләрендә тикшерелгән мәйданның 3,1процентында  уртача 2,1 процентка таралган тамырдан черү ачыкланды.

2022 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культуралар мәйданнарында моңа кадәр  чиста һәм сидераль парлар, кузаклы һәм берьеллык үләннәр булган, дип хәбәр итәләр “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре.

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев