Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре арасында мөслимлеләр дә бар (ИСЕМЛЕК)

Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Казанның Г.Камал театры бинасында сигезенче тапкыр үткәрелгән "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын...

Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды.


(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Казанның Г.Камал театры бинасында сигезенче тапкыр үткәрелгән "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды. "Рәхмәт хаты"на ия булучыларны да бүләкләделәр.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең максаты - татар телле сайтларны барлау, аларның уңышларын билгеләү һәм таныту. "Безнең, беренче чиратта, татар сайтларының, татар теленең, милләтебезнең озын гомерле булын күрәсебез килә. Сайтны бәйге өчен генә ясау дөрес эш түгел, сайт озын гомерле булырга тиеш. Һәм андый сайтлар бар! "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә 1 урын алып, "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге данын 3 ел дәвамында саклап тоткан һәм сайтын камилләштергән сайт авторларына ел саен Гран-при - "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исемен һәм аеруча кыйммәтле бүләкләр тапшырабыз", - диде Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, Белем.ру порталы башлыгы, Казахстан һәм Рунет премияләренең жюри әгъзасы, Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәрә торган "Юный программист" бәйгесенең даими жюри әгъзасы, информатика дәреслекләре авторы һәм әлеге бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин. Бәйге Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Раил Гатауллин "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә нигездә мәктәп укытучылары һәм укучылар катнашуын билгеләп үтте. "Тантанада быел беренче тапкыр үз көчен сынап караган сайт авторлары да, берничә ел катнашып, әлегә "Белем җәүһәрләре" исеменә лаек булмаган кешеләр дә бар. Аларда зур потенциал барлыгын искәртеп үтәсем килә", - дип белдерде ул.

"Бу бәйге - бик әһәмиятле, көн кадагында торган бәйгеләрнең берсе. Укытучы һәм укучыларның зур җиңүләре башкаларны да дәртләндерсен, көч өстәсен, аларда да бәйгедә катнашу теләге уятсын. Укытучы кеше һәрвакыт укып, яңалыкны өйрәтеп торырга тиеш, диләр. Әгәр ул укудан туктый икән, ул укытучы булудан туктый. Үзегезнең укучыларыгызга заманча таләпләргә туры килә торган заманча технологияләрне кулланып, белем һәм тәрбия бирүегез һәм заман таләбе белән бергә атлавыгыз әти-әниләргә дә, укучыларга да, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә үрнәк булып тора", - дип белдерде Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева.

"Белем җәүһәрләре - 2017" бәйгесенең Гран-при ияләре, "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек булучылар:

  • "Язмышмы, ялгышмы?" интернет-проекты (yazmysh.ru) авторы, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, "Яшь информатик" түгәрәге җитәкчесе Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы;
  • "Түбән көек урта мәктәбе сайты" интернет-проекты (tkoek.ucoz.ru) авторы, Әтнә районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы;
  • "Тәнәфес" газетасы" интернет-проекты (tenefec.jimdo.com) авторлары, Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы җитәкчелегендәге укучылар коллективы.

"Сайтны 2013 елда ачтык, 2014 елда әлеге бәйгедә 1нче урынга лаек булдык. Шушы еллар эчендә газетабыз дизайн ягыннан шактый үзгәрешләр кичерде. Информатика һәм математика белән шөгыльләнгән укучыларны җәлеп иттек. Рус мәктәбе булганга күрә, газетаның төп максаты - укучылар арасында татар телен пропагандалау. Алар журналистика буенча да белемнәрен ныгыта, быелдан дизайн юнәлешендә дә эшли башладылар. Газетада укучыларның шигырьләре дә, хикәяләре дә урын ала. Мәктәп тормышын яктырталар, яңалыклары белән уртаклашалар. Мин корректор һәм мөхәррир буларак, хаталарын тикшерәм, тәкъдимнәр кертәм. Газетаны Казан, Мәскәү шәһәрләрендә дә укыйлар. Үземнең шәхси сайтым быел өченче урын алды. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Ун ел элек укытучыларның үзара хезмәттәшлеге көчлерәк иде, районнарда очрашулар, семинарлар үткәрелде. Кызганыч, бу традиция бетеп бара, һәр мәктәп үз казанында кайный. Сайтны аралашу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачтым", - диде Айгөл Хәбибуллина.

"Белем җәүһәрләре - 2017" бәйгесендә беренче урын алучылар:

  • "Үзебезчә Тәмле Татарча" интернет-проекты (tyk.tatar) авторлары, Галимов Марат Илдар улы һәм Галимова Алсу Фоат кызы (".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе);
  • "Нәселем-горурлыгым" интернет-проекты (habibullinnar.jimbo.com) авторы, Лениногорск районы Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр Артур улы ("Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе);
  • "Язучы Зиннур Хөсниярның рәсми сайты" интернет-проекты (husniyar.ru) авторы,"Татмедиа" АҖ, "Салават күпере" журналы редакциясе филиалы җитәкчесе, язучы Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы ("Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе);
  • "Камал театры сайты" интернет-проекты (kamalteatr.ru) авторлары, Якупов Илфир Илшат улы җитәкчелегендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы ("Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе);
  • "Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты" интернет-проекты (gzalilova.ru) авторы, Мөслим районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы ("Укытучы - җәүһәр" номинациясе);
  • "Китапханә сайты" интернет-проекты (kkg.ucoz.ru) авторы, Лаеш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта гомумбелем бирү мәктәбенең педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы ("Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе);
  • "Самар татарлары" дип аталган мәгълүмат медиа-порталы (samtatnews.ru) авторы, "Самар татарлары" медиа-порталы мөхәррире Нуретдинова Римма Равил кызы (сайтның иганәчесе - "Туган тел" оешмасы) ("Җәүһәрләр галәме" номинациясе).

"Белем җәүһәрләре - 2017" бәйгесендә икенче урын алучылар:

  • "Калеб" интернет, Казан, http://kalebtatar.ru, ("Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе);
  • "Авылдашлар" - Якты Күл авылы блогы, Нурлат районы, http://svetloeozero.ru, ("Укучы - җәүһәр" номинациясе);
  • "Аксу ТВ" интернет-телевидениесе, Казан, (http://1tv.tatar), (".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе) ;
  • Башлангычлар иле, Балтач районы, https://sites.google.com/site/abdullinaelmirailfakovna/ ("Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе);
  • Өмет йолдызы, Кукмара районы, http://joldyz.clan.su, ("Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе);
  • Татарханә, Яр Чаллы, http://abishevaalena.ru, ("Укытучы - җәүһәр" номинациясе);
  • Мөслимем - гүзәл җирем, Мөслим районы, http://moslimemguzel.mya5.ru, ("Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе);
  • Ташкент шәһәре татар мәдәни үзәге,Ташкент шәһәре ("Җәүһәрләр галәме" номинациясе);
  • Мәдәният һәм сәнгать институты, Казан, http://profkom-kguki.ucoz.com, (Югары белем - фән җәүһәрләре номинациясе).

"Белем җәүһәрләре - 2017" бәйгесендә өченче урын алучылар:

  • "Җиһан", Казан, http://cihan.tatar, (".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе);
  • "Яшәү яме гаиләмдә! Хезмәт төбе - хөрмәт", Казан, https://alfija.jimdo.com, ("Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе);
  • "Халкым минем", Лаеш районы, http://khalkym-minem.ucoz.ru ("Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе.
  • Габдулла Кариев театры, Казан, http://karievteatr.ru ("Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе);
  • Кыйблам, Лаеш районы, http://nigez.ucoz.ru, ("Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе);
  • Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу «И газиз туган телем», http://alsu-tatar.ru Балтач районы, ("Укытучы - җәүһәр" номинациясе);
  • Айгөл сайты, Әлмәт районы, https://aigyl.jimdo.com, ("Укытучы - җәүһәр")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев