Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белдерү кәгазьләрен җибәрү октябрь аенда төгәлләнәчәк

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: республика гражданнарына җибәрү өчен салым белдерү кәгазьләрен формалаштыру башланды.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: республика гражданнарына җибәрү өчен салым белдерү кәгазьләрен формалаштыру башланды. Белдерү кәгазьләрен җибәрү этаплап башкарылачак һәм октябрь аенда төгәлләнәчәк.

Әлеге документлар Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре типографияләрендә күпләп басыла, шул сәбәпле белдерү кәгазе шушы шәһәрләрнең берәрсеннән килергә мөмкин. 
Шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым белдерүләре – электрон рәвештә, калганнарга почта аша җибәрелә. 
Торак, гараж, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары, җир участоклары һәм транспорт чараларына ия гражданнар физик затлар милкенә, җир һәм транспорт салымнарын, аерым очракларда физик затлар кеременә салымны 2018 нче елның 3 декабренә кадәр түләргә бурычлы. 
РФ Салым кодексының 52 маддәсе нигезендә исәпләнгән сумма 100 сумнан ким булса, белдерү кәгазе җибәрелми. Бу очракта салым түләүче белдерү кәгазен киләсе елда (сумма 100 сумнан артса) яисә өч ел өчен исәпләнгән салым кәгазе алачак. 
Инспекциягә теркәүче органнардан мәгълүматлар кермәгән очракта исәпләүләр булмаска мөмкин. Салым түләүче мондый очрак турында бер тапкыр хәбәр итәргә бурычлы. 
Шәхси кабинетка керү өчен исәпкә куелган урынга бәйсез рәвештә теләсә кайсы инспекциядән логин һәм пароле булган теркәү картасы алып яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы (gosuslugi.ru) исәпкә алу язуы (идентификация һәм аутентификация бердәм системасының авторлаштыру үзәкләрендә шәхсән расланган) ярдәмендә тоташырга була. 

Ленар Фәссәхетдинов, 
РФ дәүләт гражданлык 
хезмәтенең 
2 класслы советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев