Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү бәйрәме уңаеннан унар мең сум акча алачак
Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының май яисә июнь пенсияләренә өстәлеп түләнәчәк. Әлеге акчаны алу өчен яшәү урыны буенча барып гариза язу кирәкми.
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны җирлегебездә 12 кеше алачак. Түләүләр турындагы тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин 6 майда имзалаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев