Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү өчен рәхмәт әйтеп

Районыбызда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру башланды. Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Ул 361 мөслимлегә тапшырылачак.

Чәршәмбе көнне район башлыгы Рамил Муллин юбилей медальләрен Баек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Гыйндулла Сәхиповка, Салих Госсамовка һәм тыл ветераны Нәҗибә Сәхиповага тапшырды. Ходай насыйп итсә, Гыйндулла ага быел 14 октябрьдә 100 яшен тутырачак. Балачак һәм яшьлек еллары бик авыр елларга туры килсә дә, әле бүген дә аягында нык басып йөри ул. Ишетүе начарланса да, телевизор карый. Тормыш иптәше Нәҗибә апа белән, хатирәләрен яңартып, сөйләшеп утырырга яраталар икән. 
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары күптән башланды. Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип, район башлыгы ветеранның түшенә медаль беркетте, күчтәнәчләр тапшырды.
Тыл ветераны Нәҗибә апа өчен дә быел юбилей елы – декабрь аенда аңа 90 яшь тулачак. Нәҗибә апага күз тимәсен, әле бүген дә күз явын алырлык башмаклар, читекләр, шәлләр, өстәл-урындык япмалары бәйли. Гыйндулла абыйны да, “бабаем” дип кайгыртып, көйләп кенә тора.
– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 11 яшь иде. Ул чорларның авырлыгын хәзерге буынга, балаларга, оныкларга күрергә язмасын. Кәлҗемә ашап, үлән шулпасы эчеп үскән буын без, – ди Нәҗибә апа. – Сугыш бетү хәбәрен дә басуда ишеттек. Ул көнне үз сыерыбыз белән басуда эшли идем. Җиңү хәбәрен ишеткәч, җиргә ятып еладык. 
Баекның тагын бер ветераны Салих Госсамов кунакларны, солдатларча төз басып, күкрәк тулы орден-медальләр белән каршы алды. Сугыш утын кичкән ил агасы сүзен рәхмәттән башлады:
– Мине онытмавыгыз һәм хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт! Еллар тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын! Сугыш утлары яңадан кабынмасын!
Әмәкәй авылында сугыш ветераны Мөшәрәфә Шәйхуллина яши. Кунакларның һәрберсен танып сөйләште, якын туганнарын күргәндәй, һәрберсен кочаклап-сөеп алды ул. “Бу медальне миңа түгел, бу яшькә кадәр мине караган балаларга бирергә кирәк”, – ди Мөшәрәфә апа. Рамил Муллин ветеранга изге теләкләрен җиткереп, чәчәк гөлләмәсе, күчтәнәчләр тапшырды һәм күкрәгенә юбилей медален кадады.
Әмәкәй авылында яшәүче тыл ветераны Нәкыя Әхмадуллина да кичерде әлеге шатлыклы мизгелләрне. 99 яшен тутырып килүче Нәкыя апа әле бүген дә маллар карый, бәйләм бәйли. Җәен ихаталары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә икән. Район башлыгын: “Иң яраткан улым”, – дип каршы алды ул. Нәкыя апа Мөслим телевидениесен дә даими карап бара, “Район башлыгын күргәч, бик сөенәм”, – ди.
– Сугышларны яңадан күрергә язмасын. Ул чорда ашарга хәтта үлән дә бетте. Күршеләрнең ишегалдында кычыткан күргәч, аш өчен шуны йолкырга кергән идем – кыйнап чыгардылар. Менә нинди заманнар булды бит. Бүгенге тормышыбыз оҗмахка тиң, куана-куана яшәрлек, – дип, шатлык яшьләрен сөртте Нәкыя апа. 
Алдагы тукталыш Иске Сәеттә булды. Биредә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Котдус Хафизов һәм аның хәләле – тыл ветераны Әнисә Хафизова яши. Алар да юбилей медальләрен, күчтәнәчләрне шатланып кабул иттеләр. Хафизовлар да бүгенге матур тормыш, өлкәннәргә күрсәтелгән кайгырту өчен ил, республика һәм район җитәкчелегенә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. 
– 75 ел тыныч һәм матур тормышта яшәвебез белән сезгә – барлык сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлыбыз. Бүген сезнең алда зур ихтирам белән башыбызны иябез. Яшегез олыгайса да, сәламәтлегегез какшаса да, әле алдагы елларда да безнең янәшәбездә булсагыз иде. Сезнең акыллы фикерләрегез, киңәш-тәкъдимнәрегез безнең өчен бик кирәк. Җиңүнең 75 еллыгын бергәләп каршы алырга язсын! – диде Рамил Муллин.
Фәридә 
Гайнетдинова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев