Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәбигә бүләккә – автолюлька

Илгизә белән Булатның көтеп алган бәбиләре автолюлькалы булды. Ә сез балаларыгызның иминлеген кайгыртасызмы?

Күптән түгел “Мизгел” яшьләр үзәгендә тантаналы чара үтте. Беренче бәбиләре туган Галимҗановлар гаиләсенә автолюлька бүләк ителде. Гаиләне район башлыгының социальмәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасының Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, ЗАГС җитәкчесе Язилә Мәгалимова тәбрик итте.
 Метрәй  авылында гомер итүче Илгизә һәм Булат Галимҗановларның кечкенә кызлары Зәринә – матур парның көтеп  алган  нәниләре.  Аларга бүләк “Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында бирелде.–  Без  бик  күп  тәбрикләүләр кабул  иттек.  Район  башлыгының котлау открыткасы, чәчәк гөлләмәсе  һәм  бала  туу  турындагы таныклык – һәммәсе җылы сүзләр белән үрелеп тапшырылды. Барыгызга ихлас рәхмәт  сүзләре  генә  әйтәбез. Сабыебызның  Бөек  Җиңүнең  – 75, ТАССРның 100 еллык юбилее белән истәлекле елда тууы шатлык өстенә  шатлык  булды. Бүләк итеп бирелгән автолюлькага да бик сөендек. Мондый җайланма кечкенә баласы булган һәр гаиләнең машинасында булырга тиеш, дип уйлыйбыз, – ди Галимҗановлар. 
Районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов хәбәр итүенчә, юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны  кимеми.  Җирлегебездә  ел башыннан балалар катнашында бер авария булган һәм бер сабый тән җәрәхәтләреннән якты дөнья белән хушлашкан. Республика буенча саннар аеруча уйланырлык. Быелның биш  аенда республика юлларында 91 авариядә 4 бала һәлак булган, eЛилия Шәймиева фотосы 101 сабый төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында 20 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан  Республикасында  “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе узды. Аның барышында районда җиде административ беркетмә төзелде. 
– Операция барышында шоферларның балаларны машинада махсус креслода йөртүләренә, балаларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар иттек. Иминлек каешын ДАИ хезмәткәрләрен күргәч кенә  эләктереп  куючылар  шактый. Халык дөрес аңласын иде: саклык каешы да, балалар өчен махсус утыргычлар да сезнең һәм нәниләрегезнең иминлеге өчен кирәк, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
 Шоферлар балаларның иминлеге  аларның  кулларында булуын онытмасын иде. Галимҗановлар гаиләсенә бу автолюлькада әле тагын бик күп сабыйларын йөртергә насыйп булсын!
 Районның ДАИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәй айларына туры килә. Шуны истә тотып, мәктәпләрдә дистанцион уку барышында да укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелгән.  Иң  мөһиме  – уяулыкны югалтмау. Әти-әниләр балаларның тәүлекнең караңгы вакытында  яктылык  кайтаручы элементлар да куллануын катгый контрольдә тотсыннар иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев