Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базга төшерергә ашыкмагыз 

Белгечләр бәрәңгене алганнан соң җилләтергә кирәк, ди. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Өемнең биеклеге 20-50 см дан артмаска тиеш. Җилләтү, киптерүне 10-30 көн дәвам итү кирәк. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Чери башлаган, йомшарган бүлбеләрне саклауга куярга ярамый. 

Алдан чистартырга кирәк 
Бәрәңге салыр алдыннан, гөмбә спораларын бетерү өчен, базны бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк. Җилләтү өчен баздан урамга чыгарылган торба булу шарт. Чөнки бәрәңге үзе һәрвакыт сулый, җылылык бүлеп чыгара. Углекислый газны, әлеге җылылыкны чыгармасаң, бәрәңге вакытыннан алда үрә. Базда җылылык 4-5 градуска күпме тизрәк төшә, шуның кадәр яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев