“Бәхет” ишекләрен ачты (+фоторепортаж)
Мөслим үзәгендә тагын бер ял урыны – яңа сквер пәйда булды.
Җәяүлеләр күп йөрсә дә, Пушкин һәм Банк урамнары киселешендәге мәйданчык бизәлеше ягыннан моңа кадәр игътибардан читтәрәк калып килде. Ниһаять, Мөслимнең әлеге почмагына да “җан керде”: яңа төсмер һәм эчтәлек белән баеп, ул янәдән матурланды.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы шартларда тагын бер матур ял итү урыны – “Бәхет” скверы ачылды.
– Мөслим – бәхетле яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булган урын. Эшлим, дигән кешегә – эше, хозурланыйм дисәң – табигате, матурлыгы бар, ял итәм, спорт белән шөгыльләнәм, дисәң, уңайлыклар тудырылган, өлкәннәрне хөрмәт итү бар, телебез яши. Димәк, биредә яшәү – ул үзе зур бәхет. Мөслимебез үзәгендә шушы фикерне үз эченә сыендырган бер объект күптән кирәк иде. Ниһаять, бу эшебезне дә чынга ашырырга мөмкинлек туды, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең кереш чыгышында.
Сквер символик мәгънәгә ия булган берничә элементны үз эченә ала. Йөрәк рәвешенә кертеп эшләнгән утыргычларда каршы-каршы әңгәмә корырга, агачлар күләгәсендә ял итәргә, “Мин Мөслимне яратам” инсталляциясе зонасында фотога төшәргә мөмкин. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре көче белән скверга чәчәклекләр ясалды, гөлләр утыртылды.
Көненә туры китереп, скульптур композиция дә әзер булды. Мәйдан уртасында урын алган пар каз сурәтенең авторы – Фазыл Шиапов. Зәй шәһәрендә яшәүче рәссам-скульптор әлеге сынның макетын быел рәссамнарның Мөслимдә үткән этнопленэрына алып килгән иде. Кулдан ясаган набросоклары 1 февраль белән тамгаланган. Идеядән чынбарлыкка кадәр нибары 4 ай ярым вакыт үткән. 12 июньгә оста эшен тәмамлаган да булган. 3,5 метр биеклектәге, 5,5 тонналы композицияне скульптор (ул рәссам-бизәүче булып эшли) үзенең ишегалдында ясаган. Фазыл әфәнденең зур скульптураларны кыска срокларда эшләү тәҗрибәсе зур. Пар каз сынын да математик исәпләүләрсез, алтын куллары, үткен эш кораллары, таланты һәм тырышлыгы ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә – 1 айда, төп эшеннән тыш вакытта аякка бастырган.
– Мөслим казының эскизы бик тиз, җыр кебек туды. Каләм Мөслимдә үзеннән-үзе ясый, илһам туктаусыз килә торган гаять үзенчәлекле җирлек бу. Мөслим – чын татарлык билгесе. “Татар” дигәч, түбәтәйле, җыйнак матур сакаллы бабай күз алдына килеп басты. Әбисе яулык бәйләгән. Шушы образны мин казларга күчердем, – дип иҗат серләре белән бүлеште Фазыл әфәнде.
Композициянең үзәгенә татарның символы дәрәҗәсенә күтәрелгән пар каз алынган. Алардагы сызыклар хәрәкәте, һәрбер линия, кискен борылышлар ясамыйча, түбәтәйгә һәм томшыкка барып тоташа. Очлы канат – агрессия билгесе, ә безнең халыкка йомшаклык хас. Шуңа күрә канат һәм томшык очлары махсус түгәрәкләп эшләнгән. Әмма казларның томшыклары көчле, зур. Бу кирәк вакытта үз гаиләңне якларлык көч барлыгын күрсәтә. Казлар бер-берсен кочаклап алган. Башын куеп сөйгәненә сыенган ана каз ата каздан һәрчак яклау табып, бер-берсенә терәк булып яшиләр кебек. Казларның гәүдәләре йомырка рәвешенә кереп кушылганнар. Ә йомырка мифологиядә тормыш башлагычын сурәтли.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев