Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлык дәресе узды

Мәктәбебездә батырлык дәресе үткәрелде. Кичәне Миләүшә Хәсәнова алып барды. Укытучы Ләйсән Яхина әфганчы Фаиз Рәшитовның гаиләсе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 

– Мөслим урта мәтәбендә укыганда Фаиз Рәшитовның каберен чистартып, тәртиптә тоттык. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганчы бу эш безнең өстә булды. Батыр якташыбызның әнисе Гөлфәридә апага шефка йөрдек, – дип искә алды ул. 
Клуб мөдире Рамил Сәхаутдинов әфганчы авылдашыбыз Габдерәшит Нуриев турында сөйләде. Ул 1982-1983 елларда Кабул шәһәрендә хезмәт итә. Туган якларына исән-сау әйләнеп кайта, бүгенге көндә Сургут шәһәрендә яши. Китапханәче Алия Сәхәбетдинова әфган сугышы турында шигырьләр сөйләде. Аларны тыңлаганда күңел тулды, күзгә яшьләр килде. Кичәдә шулай ук мәктәбебездә белем алып, армия сафларында хезмәт итеп кайткан һәм бүгенге көндә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүче авылдашларыбыз турында да сөйләдек. Ветеран укытучыларыбыз Тәзкирә апа Низамиева, Нәҗибә апа Җәләлова үз фикерләре белән уртаклашты. 
Чулпан Мөэминова, 
Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев