Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлар кавеменнән

Соңгы берничә елда район Сабантуенда бер­туган көрәшчеләр – Ил­нар, Айнур һәм Илдар Сәетгалиевлар лидер­лыкны бирми. Өчесе дә кечкенәдән спортка тар­тыла алар. Илнар 6 сый­ныфтан Расыйл Кирамов кул астында шөгыльләнә башлый. Аңа энесе Айнур да иярә.

– Улларыбыз спор­тны кечкенәдән үз итте. Әтиләре Нәфис белән моңа сөендек кенә, чөнки спорт белән шөгыльләнгән кеше физик яктан да, рухи як­тан да сәламәт була, начар гадәтләрне юлдаш итми. Шулай да Сабантуйлар­да йөрәкне курку, борчылу хисләре биләп ала. Җиңүләр җиңел генә бирелми. Улла­рым берничә тапкыр җәрәхәт алдылар. Ләкин авырлыклар белән очрашсалар да, улла­рым спорттан йөз чөермәде. Бүгенге көндә өчесе дә фе­дераль Сабантуена әзерләнә, тренировкаларга йөриләр, – ди әниләре Лилия апа.

Мәктәптән соң Илнар Әлмәт физкультура техни­кумында белем ала. Кулы­на диплом алгач, Мөслим гимназиясендә физкуль­тура укытучысы булып эшли башлый. Укучыларга дәрес бирүдән тыш, үзе дә көрәшүен дәвам итә районда­шыбыз. Районара ярышлар­да, Татарстан Республикасы беренчелегендә ул һәрвакыт беренче өчлектә булды. 130 килограмм авырлыкта көрәшүче Илнар бүген спорт мәктәбендә билбау көрәше буенча тренер булып эшли һәм “Кояшлы Ык” ял зона­сында урнашкан чаңгы ба­засында түгәрәк алып бара.

– Балаларның спортка кереп китүләре бабалары Тимергалидән дә киләдер. Әтием ныклы ихтыяр көченә ия, үҗәт һәм максатчан иде. Улларымда да әтинең чалым­нарын күрәм. Илнар спорт дип дәртләнеп яши. Ә Айнур, мәктәптә укыганда спортка якынайса да, киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булды, – ди Лилия апа.

Шулай да казлар үстерүче фермер ярышларда катнашу җаен таба.

Илдар “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшли. Яр Чаллы физик куль­тура колледжын тәмамлагач, туган ягына кайта.

– Милли көрәш белән кы­зыксынуым абыйларның бил алышуына кызыгып баш­лангандыр, мөгаен. Сабан­туйны элек-электән яратам. Милли көрәш – бәйрәмнең иң мавыктыргыч һәм төп бәйгесе, дип уйлыйм. Уеннар тәмамланып, халык әкренләп өйләренә тарала башла­гач та туктамый әле көрәш. Без – малайлар, көрәшче абыйларның бил алышула­рын дөньяны онытып күзәтә идек. Горурлану өчен үрнәк абыйларым бар, – ди Илдар.

Батырлар өчен җан атып, аларга көч биреп утырган җанатарлар, әйтерсең, үзләре – көрәш келәмендә! Бертуган Сәетгалиевларның уллары да киләчәктә спортчылар булыр кебек. Айнур һәм Илнарның 9 яшьлек уллары Айвар белән Искәндәр, 7 яшьлек Данияр Сабантуй саен билләренә сөлге урап келәмгә чыга. Аларның көрәшче малайла­ры булуы әллә кайдан күзгә ташлана.

Сәетгалиевлар династиясендә кыз бала­лар юк әлегә. Җиденче онык та – ир бала! Таза бәдәнле, көчләре ташып торган рай­ондашларыбыз үзләренә ла­еклы алмаш үстерә.

 

Лилия Шәймиева.

Фото – Сәетгалиевлар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев