Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Басуларда – көтелгән трактор гөрелтесе

Авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы кыр эшләренең беренче этабына – уҗым культураларын тукландыруга кереште. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмалары, беренчеләрдән булып, көзге культураларга минераль ашлама кертә башлады.

Озакка сузылган кыштан соң басуларда трактор гөрелтесен ишетү күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Игенчеләр әле кардан да арынмаган басуларда еллык уңышны кайгыртып эшли башлады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел районда13 мең гектарда көзге культуралар игеләчәк. “Туган як” агрофирмасының – Тугаш авылы һәм “Август-Мөслим” агрофирмасының Крәш. Шуран авылы янындагы басуларга аммиак селитрасы һәм аммоний сульфаты сибү эше оешканлык белән бара.
– Язгы кыр эшләре быел 20 көнгә алданрак башланды. Быел уҗым культуралары яхшы кышлады. Чөнки көздән кинәт туңдырмады, җир өслегендә боз катламы барлыкка килмәде. Агрофирмалар ел да минераль ашламаны кар өстеннән кертүгә өстенлек бирә. Бу аңлашыла да. Чөнки тукландыруны җир өсте җилләгәнче башкару күпкә отышлы. Быел хуҗалыкларга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 70 кг минераль ашлама кертү бурычы куелды, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Туган як” агрофирмасы бүгенге көндә 585 гектар мәйданда тукландыру эшләре башкарды. Уҗым басуларында һәр гектарга 150-200 кг (тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 53-68 кг) азотлы ашлама кертәләр.
– Быел уҗым культуралары 3 мең 719 гектар били. Аның 1 мең 450 гектарында – көзге бодай, калган мәйданнарда – арыш. Көздән чәчүлекләргә катлаулы ашлама керткән идек. Бүген УАЗ-патриот базасында “Амазон” чәчкече белән тукландыру бара. Әлеге агрегат бер узуда 36 метр киңлегендә ашлама чәчә. Елдагыча, басуда дымны күбрәк саклап калуны максат итеп куйдык. Беренче чиратта – арпа һәм солы, көннәр әзрәк җылыткач, бодай чәчәргә планлаштырабыз, – ди “Туган як” агрофирмасының баш агрономы Иршат Фатыйхов.
Агрофирма кырларында К-700, МТЗ-1221 тракторлары складлардан ашлама ташып тора, төяүдә КУН-10 көйләнгән МТЗ-1221 тракторлары катнаша.
– Җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Уҗымнарны тукландыруны атна-ун көндә төгәлләрбез дип уйлыйбыз, – ди механизатор Евгений Үтәгәнов.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев