Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башта рөхсәт ал

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 25 августтан гомуми ау биләмәләрендә кошлар аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул ителә башлый. 

Рөхсәт алу өчен булачак ауның кайсы районда булуына карамастан, тиешле документлар белән республика территориясендәге теләсә кайсы күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Рөхсәтне гариза бирүченең вәкиле дә алырга мөмкин. Моның өчен аның язмача ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документы булырга тиеш. 
2021нче елның 4 сентябреннән 5 декабренә кадәр – су кошларына (казлар, үрдәкләр, лысуха), сазлык-болын, кыр һәм дала киек кошларына (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен, урман күгәрчене); 2021нче елның 4 сентябреннән 2022нче елның 5 гыйнварына кадәр нарат урманы киекләренә (суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч) ау рөхсәт ителә, дип хәбәр итәләр ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев