Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башланды!

Районда ХХIХ кышкы спартакиада уеннары старт алды. Мөслимнең универсаль спорт залында оешма-предприятиеләрнең спорт командалары 2-3 февраль көннәрендә волейбол, бадминтон ярышларында көч сынашты.

– Спорт яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Җирлегебездә аның күп төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Алардан рациональ файдаланучы райондашларыбызны күрү – зур куаныч. Спартакиада уеннарында бәйгеләр гадел үтсен, – диде район башлыгы Рамил Муллин спартакиаданы ачу тантанасында. 
Чараны оештыручылар быелгы ярышларның үзенчәлекле булачагын әйтте. Беренче уеннарда ук командаларның һәм җанатарларның җиңүгә бердәм омтылыш белән януын күрдек. Район эчке эшләр бүлеге һәм гимназия спортчыларының волейбол уенын караганнан соң туды бу фикер. Бәйгедә полиция хезмәткәрләре беренчелекне бирмәде. 
– Бер-ике көн алдан гына шөгыльләнеп, әллә ни зур уңышка ирешеп булмый. Озакка сузылган күнегүләр, әлбәттә, осталыкны арттыра, уенның сыйфатын күтәрә, – ди мәдәни һәм массакүләм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. 
Хатын-кызлар арасындагы бадминтон уены да мавыктыргыч узды. Әлеге уенның Олимпия спорт төренә керүен һәм уенда ике уенчы яисә икешәр команда үзара көч сынашуын беләсездер. Тыныч уен саналса да, ярышлар моның киресен исбатлады. Район үзәк хастаханәсе командасына җитәкчеләре – баш табиб Рамил Морзахановның бөтен җаны-тәне белән көч биреп утыруы ярдәм иттеме, уенчыларның алдан шөгыльләнүеме – нәтиҗә куанырлык булды, “ак халатлы”лар беренче урынны яулады. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы – икенче, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе өченче булды. Ир-егетләр арасындагы бадминтон уенында беренче өчлектә – район эчке эшләр бүлеге, гимназия, “Август-Мөслим” агрофирмасы белән ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенең җыелма командасы. 
Ир-егетләр командалары арасында узган волейбол уенында беренче урында – район эчке эшләр бүлеге, икенче урында – гимназия, өченчедә – мәдәният бүлеге, аграр көллият, социаль яклау бүлегенең берләштерелгән командасы. Хатын-кызлар арасында узган волейбол уенында район Советы һәм Башкарма комитеты кызлары беренчелекне бирмәде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, юстиция, Росреестр, “Ләйсән” балалар бакчасының берләштерелгән командасы – икенче, район эчке эшләр бүлеге – өченче урында. 
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 295 балл туплап, район эчке эшләр бүлеге спортчылары беренче урында бара. Пьедесталның икенче баскычында – район Советы һәм Башкарма комитеты командасы, өченче урында – гимназиялеләр. Уеннар бу атнада да дәвам итәчәк. 8 февраль көнне ир-егетләр баскетбол уенында көч сынашачак. 9 февраль көнне 10:00 сәгатьтә “Кояшлы Ык” ял зонасында (яңа Сабантуе урыны, “Ял” аланы) “Чаңгы юлы – 2019” ярышы старт ала. Барлык мөслимлеләр һәм кунаклар чаңгы юлларына чакырыла. Анда һәркем кайнар ботка һәм шифалы чәй белән сыйлана алачак. 10 февраль көнне кышкы спартакиада уеннары кысаларында троеборье, шахмат һәм шашка уеннары үткәрелә. Ярышлар күңелле булачак. Килми калмагыз! 

Лилия Шәймиева. 
Динар Минһаҗев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев