Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча каплаячак

Халыкның тилчә сәбәпле күргән чыгымнарын компенсацияләү өчен республика 29,8 миллион сум акча бүлеп бирә. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча компенсацияли. Киләчәктә бу акчага маллары исәпкә алынган хуҗалар гына өметләнә алачак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белдерде, дип яза "Башинформ". Аның сүзләре...

Халыкның тилчә сәбәпле күргән чыгымнарын компенсацияләү өчен республика 29,8 миллион сум акча бүлеп бирә.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча компенсацияли. Киләчәктә бу акчага маллары исәпкә алынган хуҗалар гына өметләнә алачак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белдерде, дип яза "Башинформ".

Аның сүзләре буенча, ветеринарлар тарафыннан исәпкә алынмаган күп терлек ачыкланган. Хәзер алар рөхсәттән башка шәхси хуҗалыктагы мал санын санап йөри алмый.

"Мөгаен, ветеринарлар тарафыннан теркәмәгән мал-туарга компенсация булмаячак. Бу юлы компенсацияне тулы күләмдә бөтен кеше алачак. Терлек турындагы мәгълүмат мәҗбүри рәвештә хәбәр ителергә тиеш. Аның барлыгын муниципалитет белергә тиеш. Бөтен куркыныч якларны иминиятләштерергә кирәк. Җаваплылык икеяклы булырга тиеш, - дип саный вице-премьер. - Без, һичшиксез, республикада терлекне, бигрәк тә эре мөгезле терлекне, идентификацияләү чарасын күрәчәкбез. Хайваннарны чиплаштыру яки биркалау мәҗбүри тәртиптә алып барылачак. Әйе, бу күңелсез тәҗрибә, әмма без мөмкин кадәр барлык җитешсезлекләрне исәпкә алырга тиеш. Барысы да тилчә вирусын юк итү өчен эшләнә".

Халыкның тилчә сәбәпле чыккан чыгымнарын компенсацияләү өчен республикадан 29,8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ул кыска вакыт эчендә терлек хуҗаларына түләнергә тиеш.

Шулай ук юридик затлар якынча 8-8,5 миллион сум күләмендә компенсация алачак.

Башкортстанда тилчә вирусын бетерү өчен 1,7 мең баш терлек юк ителгән. Нигездә, бу - эре мөгезле эре терлек, кәҗә һәм сарыклар.

Әлеге инфекция Туймазы һәм Бүздәк районнарында табыла. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул республикага Үзәк Азия төбәкләреннән кергән булуы ихтимал.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты "Ветеринария кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше ачты.

Тилчә терлек авырый торган куркыныч вируслы авыру булып санала. Ул кешегә дә йога. Авыру терлекчелек өлкәсенә җитди зыян сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев