Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкарылган эшләр – күз алдында

– Катмышта күпбалалы гаиләләргә бүленгән җир участоклары бар. Әлеге территориягә кайчан ут һәм су керә? – Бакча урамында су юк. Тыкрыкта ут янмый. Әлеге сораулар Мөслим авыл җирлеге җыенында яңгырады.

Мөслим – район үзәге. Юллар – асфальт, урамнар якты. Су Ташлыяр чишмәсеннән килә. Башкарылган эшләр – күз алдында. “2019 елның иң күләмле эшләре Кооператив урамында һәм Ык буенда булды”, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Ике ел дәвамында Кооператив урамы сүтеп җыелды, дияргә була. Урамда өряңадан асфальт җәелде, яшел зона ясалды, 1 меңгә якын яктырткыч урнаштырылды. Узган ел Бакча, Банк, Вахитов, Татарстан, Гагарин, Пушкин, Октябрь, Тукай урамнарында да реконструкция эшләре башкарылды. “Яңарыш” микрорайонында юллар ясалды, газлаштыру эшләре башкарылды, су линияләре эшләнде. Мөслимнең башка урамнарында да иске су линияләре алыштырылган. Шулай да “суүткәргечләрнең 30 проценты әле авария хәлендә”, ди Рунар Сәхбетдинов. “Аэропорт” микрорайонын газлаштыру буенча да проект эшләре төгәлләнгән. “Ә Катмыштагы җир участокларына бәйле төп проблема – барлык җир участокларының да рәсмиләштерелмәвендә”, – ди район башлыгы, Мөслим авыл җирлеге советы рәисе Рамил Муллин. Шуңа бәйле ул инициатив төркем табарга киңәш итте. Бакча урамына су кертү буенча аерым сөйләшү булачак. Урамнарны яктыртуга килгәндә, кайда да булса ут янмый, су юк яки башка проблема бар икән, бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Телефоны: 2-46-01. Күләмле эшләрнең берсе: Ык буенда “Киләчәк” паркы төзелә. 1,5 километр озынлыгында әрәмә чистартылып, биредә юллар ясалды, тротуар җәелде, ике амфитеатр эшләнде. “Киләчәк” паркын төзүдә 6 меңнән артык кеше катнашты. Җирлектәге ремонттөзекләндерү эшләре нигездә республика программалары, шул исәптән үзара салым средстволары хисабына төзелә. 
– Мөслимгә килгән саен нинди дә булса яңалык, нинди дә булса үзгәреш! – диде районның кураторы – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Халык район башлыгына теләктәшлек күрсәтмәсә, терәк булмаса, кулгакул тотынып эшләмәсә, мондый уңышларга ирешә алмас идегез. Алга таба да бердәм булыгыз! 
Римма АФЗАЛОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев