Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барлык илләргә дә кагыла

Коррупция – катлаулы социаль, сәяси һәм икътисадый күренеш. Ул күпмедер дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагыла.  Нәкъ менә коррупция демократик институтларның җимерелүенә, икътисадый үсешнең акрынаюына китерә, еш кына дәүләт нигезе таркалуга сәбәпче була. Кече бизнес вәкилләренең юлында еш  очраучы күп күләмдәге “беренчел чыгымнар” – коррупция нәтиҗәсе.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрь көнне Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елның нәкъ шушы көнендә БМОның коррупциягә каршы конвенциясе төзелә. Бу вакыйга Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә була. 2003нче елның 1 ноябрендә конвенция БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан кабул ителә һәм, 30 ил тарафыннан расланганнан соң, 2005нче елның декабрендә үз көченә керә. Россия моңа 2006нчы елның мартында кушыла. 
Әлеге документ нигезендә аңа кул куйган дәүләтләр ришвәтне, коррупцион керемнәрне “юуны”, бюджет средстволарын урлауны уголовный җинаять дип белдерергә тиеш. 
2003 елгы конвенция – әлеге рухтагы беренче документ. Структураларның коррумпияләшүе илнең муллыгына зыян салган җирләрдә ул аеруча актуаль. 
Ел саен бу көнне дөньяның төрле почмакларында коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, семинарлар, конференцияләр үтә. 

 

Район прокуратурасы.  

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев