Бардык, күрдек, катнаштык
Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм кванториум арасында төзелгән үзара килешү нигезендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе һәм өстәмә белем бирү үзәгенең “Инженерлык лабораториясе”нә йөрүче укучылар Әлмәт шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты.
Республиканың һәр шәһәр-районында өстәмә белем бирү учреждениеләре эшли. Алар арасында спорт, туризм, сәнгать, техник өлкәне үз эченә алганнары бар. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә техник иҗат юнәлешен үстерүче кванториумнар эшли.
Әлмәт шәһәрендәге “Балалар технопаркы “Кванториум” – Пионерлар йорты” 2015 елда “Татнефть” оешмасының элеккеге генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы һәм ярдәме белән сафка баса. Кайчандыр нефтьчеләргә санаторий булып хезмәт иткән бинага капиталь ремонт ясала һәм танымаслык булып үзгәртелә. Кванториум җитәкчелеге әйтмешли: “Бу учреждениегә дөньяда тиңнәр юк!”. “Нигә “пионерлар йорты” дигән сүзтезмә өстәлгән?” диярсез. Биредә балалар өчен кызыклы һәм киләчәктә кирәкле һөнәрләргә дә өйрәтәләр. Бинаның беренче катында аш-су, тегү-чигү, рәсем сәнгате, үсемлекчелек, йорт хайваннарын тәрбияләү лабораторияләре эшли. Икенче катта – IT-квантум, сәнгать дизайны, алга таба наноквантум, нейроквантум лабораторияләре, мультстудия урнашкан. Дүртенче кат тулысынча – робоквантум карамагында. Барысы да замана балаларының таләпләренә җавап бирә. Кванториум белгечләре бик мавыктыргыч экскурсия уздырдылар, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Әлмәткә баруның тагын бер максаты технопарк оештырган бәйгедә катнашу иде. Авыл мәктәпләре арасында 3D-модельләштерү буенча хакатон үткәрелде. Бәйгедә Әлмәт, Азнакай, Мөслим районнарының 5-11 класс укучылары катнашты.
Өстәмә белем бирү укытучылары иң элек өйрәтү семинары уздырды. Көннең икенче яртысында исә һәр командага аерым биремнәр тәкъдим ителде. Безнең укучылар Яңа ел открыткасы ясарга тиеш иде. Балалар открытканы башта компьютерда программалаштырдылар, әзер булгач, 3D-принтерда чыгардылар. Соңыннан командаларга Кванториумның мактау кәгазьләре тапшырылды. Хакатонда катнашкан балаларның җитәкчесе – мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илшат Закиров.
Балалар экскурсиядән канәгать калды, матур тәэсирләр белән кайттылар. Кванториумда күргәннәр, хакатонда катнашу укучылар өчен файдалы булгандыр, дип ышанабыз.
Наилә Сәлахова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.
Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев