Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкарылганнар – күз алдында

Крәш. Шуран авыл җирлегендә 186 хуҗалык исәпләнеп, аларда 418 кеше яши.

Крәш. Шуран авыл җирлегендә быел салым акчаларының күп өлеше су проблемасын хәл итүгә юнәлткәннәр. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте егетләре көче белән Каенсаз авылында 1 километр озынлыгында, ягъни тулысынча су линиясе алыштырылган, янгын гидрантлары урнаштырылган. Крәш. Шуран авылында 300 метр озынлыгында су линиясе яңартылган.

– Салым акчаларын җирлектәге олы проблемаларны хәл итүгә юнәлтәбез. Беренче елларда авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә куллансак, соңрак урам утларын алышту, электр линияләрен төзекләндерү өчен файдаландык. Инде су линияләрен яңартуга чират җитте. Быел бу өлкәдә нәтиҗәле эшләдек. Шушы көннәрдә Тат. Шуран авылында су башнясын алыштырачакбыз, аның территориясен әйләндереп алу да күздә тотыла. Салым акчаларының файдасын авыл халкы да яхшы аңлый хәзер, – ди Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин.

Салым акчасы хисабына Ташъелга авылында Бөек Ватан сугышында үлеп калганнар, кайткач вафат булганнар хөрмәтенә обелиск ясап куйганнар. Шунысы да әһәмиятле: төзекләндерү эшләрен җирлек башлыгы үз куллары белән башкарган.

Каенсаз авылыннан Дөлфирә һәм Рафис Садриевлар да салым акчаларының җирлекләр өчен файдалы булуын билгеләп үтте:

– Без ул акчаны ел башында ук түләп куябыз. Салым акчалары хисабына авылларыбызда күп эшләр башкарылды, җирлегебезнең йөзе үзгәрде. Күп еллар теңкәгә тигән юллар төзекләнде. Быел су линияләрен яңарттылар. Элеккеге тимер торбалар эчереп бетеп, бик еш тишелә, сусыз торган вакытлар күп була иде. Линия яңартылгач, күп кеше өйләренә дә су кертте.

Ташъелгада яшәүче Рәмзия апа Галимова да шул ук фикердә:

– Авылда чишмә төзекләндерелде, сугышта һәлак булганнар истәлегенә стелла куелды, юллар каралды, урам утлары яңартылды. Балалар мәйданчыгында да оныкларыбыз рәхәтләнеп уйныйлар. Үзгәрешләр күз алдында булгач, салым акчаларын җыюда актив катнашабыз. Авылга килүче олы юлны да төзекләндерергә мөмкинлек тапсалар, тагын да яхшы булыр иде.

Фәридә Гайнетдинова

Крәш. Шуран авыл җирлегендә 186 хуҗалык исәпләнеп, аларда 418 кеше яши. Пай җирләренең күпчелек өлеше (барлыгы 234 пай) “Август-Мөслим” агрофирмасы карамагына тапшырылган. Күпләп савым сыерлары һәм терлек асраучы Николай Петров, Илфак Галимов, Илмир Галимов, Ленар Фазлыев гаиләләре, шәхси эшләрен ачкан Герман Алчин, Рөстәм Дәүләтгәрәев тә җирлек эшчәнлегенә ярдәм итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев